Ул 1912 елның 5 декабрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Абдулкәрим авылында (әле Ярмәкәй районына карый) дөньяга килә. Әтисе Шәфыйк Төхвәтуллин Бунин хуторы янындагы урманнарда десятник булып эшли, 4 ул һәм 2 кыз тәрбияли.
Вахит 6 яшьтән 12 яшькәчә авыл мәдрәсәсендә укый, ә буш вакытында, елга буйлап яланаяк йөгерә-йөгерә, күрше Писмән авылына урыс теле укытучысы Анатолий Швай янына бара, чөнки белем алу теләге бик көчле була.
1923 елда авылда крестьян яшьләренең башлангыч мәктәбе ачылгач, бик шатлана ул. Бераздан Ярмәкәй авылындагы җидееллык мәктәптә укуын дәвам итә, ә 1930 елда Бәләбәй педагогия техникумына керә, авыл баласы өчен бу зур казаныш була. Вахит 1932 елда үз теләге белән Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә языла.
Тырыш, сәләтле егет 1933 елның ноябренә кадәр Пенза шәһәренең полк мәктәбендә башта курсант, аннан соң отделение командиры була, аннары 1936 елның ноябренә чаклы Казан пехота училищесында укый.
“РККА лейтенанты” званиесе бирелгәч, Пугачёв шәһәрендәге 5387 санлы частьта рота командиры урынбасары, батальон штабы начальнигы булып хезмәт итә. 1939 елның декабренә чаклы ул — Генераль штабның Хәрби академиясе тыңлаучысы. Аны тәмамлагач, Кызыл Армия Генераль штабының Баш идарәсе карамагына күчерелә.
Фашизм белән сугыш аның өчен 1941 елның 22 июненнән шактый иртә башлана. Советлар Союзының иң яхшы танкистлары һәм подводниклары, артиллеристлары, очучылары, разведчиклары Европа һәм Азиянең “кайнар” нокталарында сугыша һәм башларын сала. Вахит Шәфыйков та шундыйларның берсе була.
1941 елның 25 маенда аны Кытайга командировкага җибәрәләр. Бу вакытта ул гарәп, инглиз, немец телләрен камил белә, кытай телен дә үзләштерә. 1941 елның июнендә Вахит Шәфыйк улы хатыны Александра Петровна һәм улы Альберт белән туган авылына кайта.
Бу зур вакыйгага әверелә. Вахит авылдашлары алдында чыгыш ясый, ә кичтән авыл клубында, туган ягына бу кайтуы соңгысы булуын сизенгәндәй, хатыны белән озаклап вальс әйләнә. Икенче көнне, авылда гаиләсен калдырып, кабат Мәскәүгә юллана. Ә берничә көннән сугыш башлана.
Вахит артыннан ук фронтка туганнары Закир, Нәфыйк, Жәмил дә китә.
Баш разведка идарәсе карамагында булган капитан Шәфыйковны Урта Азия хәрби округы штабы бүлегенең оператив разведка пункты начальнигы ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Аннары ул Керки оператив пункты (Керки шәһәре Төркмәнстандагы Чарджоу шәһәреннән — 213, Әфганстан чигеннән 57 чакрымда урнашкан) начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә. М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, 1943 елның 11 октябрендә Шәфыйков разведка бүлеге начальнигы, Югары Башкомандующий Ставкасы резервында торган 98нче укчылар корпусы штабы начальнигы итеп үрләтелә.
Майор Шәфыйков дошманның көчен һәм мөмкинлекләрен дөрес бәяләү өчен разведка планнары төзи. 1943 елның 31 декабрендә иптәш Шәфыйков дошманны эзәрлекләү нияте белән төнге разведка оештыра. Аның нәтиҗәсендә кулга ике “тел” алына. Алардан фашистларның 58нче дивизиясе командованиесенең ниятләре һәм планнары турында яшерен хәрби документлар кулга төшерелә.
Шәфыйковның разведчиклар белән оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә корпус 33 чакрымга алга китә, 143 авыл һәм шәһәрне, 2 тимер юл разъездын азат итә.
1944 елның 22 сентябрендә Вахит Шәфыйк улы 11нче укчы дивизиянең 219 укчы полкы командиры урынбасары итеп раслана.
Дивизия бу вакытта Балтыйк буендагы һөҗүм операциясендә катнаша.
Риганы азат иткәч, безнең гаскәрләрнең көче нык кими. Кешеләр, туктаусыз маршлардан арып, хәлдән тая. Әмма һөҗүмне туктатырга ярамый, дошманны диңгезгә таба эзәрлекләү бурычы куела.
Югары Башкомандующий Ставкасы 2нче Балтыйк буе фронтына 1нче Балтыйк буе фронты белән берлектә немецларны Курляндиядә тармар итү бурычын йөкләтә. Бу ярымутрауда сугышның өч елында тотрыклылыгы белән билгеле “Төньяк” армиясе төркеменең төп көчләре камап алынган була. 16 октябрьдә подполковник Шәфыйков дошман гаскәрләренең Курляндия группировкасын юк итүдә катнаша.
Аерым кеше өчен сугыш – зур һәм кечкенә, бәхетле яисә фаҗигале очраклылыклар чылбыры. Фронт юлларында туганнар да бер-берсе белән очраша.
Салдуска һөжүм итү операциясе барышында Вахит окопта якташы Гакый Кашаповны очрата. Алар якын туганнардай кочаклаша, шатлыкларының чиге булмый. Сөйләшкәндә Вахит болай ди: “Без каты алышка керәбез, белмим, ул ни белән бетәр. Исән калсак, һичшиксез, күрешербез, туйганчы гәпләшеп утырырбыз...” Гакый Вахитны исән килеш күргән соңгы авылдаш була.
1944 елның 27 октябрен-дә Латвиянең Куги авылы тирәсендә Шәфыйков полкның укчы подразделениеләрен һөҗүмгә өнди. Нәтиҗәдә, дошманның көчле миномёт һәм артиллерия уты астында аның оборонасы өзелә. Дошман чигенә. Һөҗүм вакытында Вахит Шәфыйков гел алгы сызыкта була. Аның җитәкчелеге астында укчы подразделениеләр бик күп фашистларны юк итә, әсирлеккә ала. Күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 28 октябрендә 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Аяусыз бәрелешләрнең берсендә, 1944 елның 23 ноябрендә, 31 генә яшен тутырган полковник Шәфыйков батырларча һәлак була...
1945 елның февралендә туганнары Вахитның үлү хәбәрен, шәхси әйберләрен, орден-медальләрен ала. Агач чемоданда хәрби киеме, итекләре, эш дәфтәрләре, китаплары, будильнигы, авыз гармуны ята, бер почмакта орден-медальләре салынган була.
Хәрби офицер Вахит Шәфыйков бөтен көчен, сәләтен, тырышлыгын һәм осталыгын, солдат маһирлыгын, бөртекләп туплаган сугышчан тәҗрибәсен һәм гомерен Ватанны саклауга бирде.
Энҗе Шәфыйкова,
Башкортстанның атказанган укытучысы,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.
(Фото Рәшит Шәфыйковның гаилә архивыннан алынды).