+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
19 апрель 2017, 16:48

Умырзая өзгән өчен — 2,5 мең сум штраф!

Табигать байлыкларын, урман-кырларны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, аларга тагын да ныграк игътибар бүлү уңаеннан быелгы ел республикада Экология елы дип билгеләнде.

Билгеле булуынча, кайбер кошлар, хайваннар, үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән. Ләкин шуңа да карамастан, миһербансызларның ямьсез гамәлләре нәтиҗәсендә алар матурлык корбанына әверелә, акча эшләү ысулы буларак кулланыла. Кар эреп бетәр-бетмәстән баш төртеп, ап-ак чәчәк атучы умырзаяны да шул исемлеккә кертергә мөмкин.
Әйткәндәй, сез бүген Умырзая көне билгеләнүе турында хәбәрдармы? Умырзая көнен бик күп илләрдә билгелиләр. Бу чәчәкне саклап калу максатыннан бу көн 1984 елда Бөек Британиядә тәү тапкыр билгеләнә. Браконьерларның комсызлыгы яисә чәчәкне бу хакта белмичә өзүчеләрнең гамәлләре нәтиҗәсендә язның беренче чәчәге елдан-ел кимүгә бара, шуңа да аларның күп төрләре Кызыл китапка кертелгән.
Умырзая чәчәге шәхси хуҗалыкларда махсус үстерелә, ләкин законсыз рәвештә җыеп сатучылар саны да артканнан-арта. Бу көн табигать могҗизасын кешеләр сакласын дигән максаттан булдырылган да инде. Русиядә сирәк үсемлекләрне юкка чыгарган өчен 2,5 мең сум һәм аннан да күбрәк штраф салу каралган.
Читайте нас