-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
23 апрель 2017, 12:50

Уфага Җиңү поезды килә

3 майда Уфа тимер юл вокзалына “Җиңү армиясе-2017” агитпоезды киләчәк. Акция Русиянең оборона министры карары буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм андагы югалтулар хакында хәтерне саклау максатыннан уздырыла.


Агитпоездлар составына ачык платформаларда корал һәм хәрби техниканың тарихи үрнәкләре (Т-34, Т-72БЗ, ИС-3, БТР-802Л танклары, СУ-100 үзйөрешле корылмасы, артиллерия һәм зенит-артиллерия пушкалары), күчмә кинотеатр, музей экспозицияләренең күргәзмә вагоны кертелгән.

Республика халкы өчен митинг, иҗади коллективларның концерты, корал һәм хәрби техника үрнәкләрен, тематик музей күргәзмәсенең экспозицияләрен күрсәтү оештырылачак, социологлар, психологлар һәм медицина хезмәткәрләре, Русия оборона министрының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләячәк.
Агитпоезд Уфа станциясендә 3 майда бер сәгать торачак (урындагы вакыт белән: 11.05–12.05).
Читайте нас