Иблиснең үзен көнләштереп
Зур күләмле тарих әсбабында Совет-фин сугышына бирелгән күләм, аптырасаң-аптырамасаң да, менә шуннан гыйбарәт, җәмәгать. Аны бер академиктан, сигез тарих һәм философия фәннәре докторыннан, өч профессордан торган авторлар коллективы язган. (Иблис, шөкер, миннән дә намуссызрак затлар бар икән әле, дип әйтте, ди.)
Заманында КПСС тарихы абруйлы дәреслекләрдән саналды. Партия укулары системасыннан тыш, ул югары уку йортлары программасына да кертелгән иде. Студент, сайлаган һөнәре белән бергә, тәүге курстан ук КПСС тарихын өйрәнә һәм икенче курс азагында аның буенча дәүләт имтиханнарын тапшырып куя иде. Тәү карашка, шундый күләмле һәм төрле күренгән әсәрдә, белгән кешегә ил тарихында мәңге сулкылдар яра булып калган кыска, мәгәр хәтәр Совет-фин сугышына алдарак күрсәтеп үтелгән нибары бер абзац бирелгән. Югалтулар буенча бу — ил тарихында иң коточкыч сугыш. Хәтта фашистик Германия белән сугышка кадәр югалтулар нисбәтенең башка сыймаслык аермасын күргән очраклар булмады. Финляндиянең баш салуы җиңүгә торышлы, ә безнең җиңүебез ун тапкыр җиңелүгә бәрабәр җиңү иде.
Нинди империалистларның нинди фин реакционерларын сугышка котыртуы сөйләшү барышында акрынлап ачыкланыр. Совет-фин сугышы өчен СССРны 1939 елның 14 декабрендә Милләтләр лигасыннан куып чыгардылар. Тагын да ниндидер комментарий кирәкме? Анда бит Франция белән Англия вәкилләре генә утырмый. Ә менә Англия белән Франция турында хәзер бер кәлимә әйтеп үтү кирәк булыр.
Финляндия кеше резервлары бетүдән түгел, сугыш кирәк-яраклары бетүдән баш салды. Гади итеп әйткәндә, атарга патроннары һәм снарядлары калмады. Финнар җиңелүгә тарырдан күпкә алда Англия белән Франция эскадралары Норвегия ярларына килеп туктады һәм финнарга ярдәмгә бару өчен Норвегия белән Швециянең үз җирләре аша үтәргә рөхсәт сорады. Алары, үз илләренең нейтральлегенә сылтанып, ярдәмне үткәрмәде. Үткәргән хәлдә, Совет-фин гына түгел, Совет-фин, инглиз, француз сугышы килеп чыга иде. Ә аның нәрсә белән тәмамланырын Ходай Тәгалә үзе генә белә иде.
“Үзгәртеп кору” дигән галәмәт башлану белән Русиядә өлкән сыйныф укучылары өчен кырыктан артык тарих язылды. Мәктәпләрдә төрле дәреслекләр буенча укыттылар. Шундый хәлләр туды: ниндидер сәбәпләр аркасында уку елы барышында бер мәктәптән икенчесенә күчкән укучы бала яңа урында тарих буенча ни укып утырганнарын аңламады. Укытучылар мәктәпләрдә нинди дәреслек буенча укытырга, вузда нинди дәреслек буенча кабул итү имтиханнарын алырга белми аптырады. Иң мөһиме — укучы балаларның башын төрле ялганнар белән бутадылар. Совет-фин сугышы бу дәреслекләрдә яки бөтенләй телгә алынмады, яки имгәтеп бирелде. Ниһаять, 2015 елның җәендә Русия Мәгариф министрлыгы 40 дәреслекне гамәлдән чыгарды. Совет-фин сугышын оныттырырга маташу, яки әһәмиятен киметү, асылын бозу төрле дәрәҗәдә, гамәлдә, һаман дәвам итә. Нишләп? Җиңәм дип оятка калудан түгелме икән?
Күрше хакы тапталганда
(һәм ул бер тапкыр гына тапталмаячак)
Кешелек беркайчан да тыныч яши белмәде. Тәү тормыш җәмгыяте күсәгеннән башлап, атом бомбасы дәверенә кадәр. Бер акыл иясенең “Тарихның бер генә җитешсезлеге бар: ул акылсыз хакимнәрне беркайчан да акылларына утырта алмады” дигән сүзләрен искә төшерик. Кирәккәнгә дә, кирәкмәгәнгә дә өзлексез сугышлар купмый торган дөньяның берәр тыныч почмагы бармы икән? Бигрәк тә Европада. Үзенең өч мең ярым еллык тарихында (вакыт саны Крит-Миной цивилизациясе яшеннән чыгып карала) нинди генә тетрәнүләр кичермәде кыйтга? Ниһаять, бу эреле-ваклы канкоешлар халыкларны кайчак тетрәндергеч хәрби-сәяси гомум чишелешләр аша вакытлы тынычлыкка китерә башлады.
Әйтик, Наполеон Бонапарт унлап ел берүзе Европаның бөтен тәкәббер монархларын куып йөртеп кычкыртып тукмаганнан соң, акылларына утырганнан түгел, кот койдырып, гомердә булмаганны төп-төгәл бер гасыр күзләрен җемелдәтеп, суга интегеп тын яттылар. Көнбатыш Европа илләрендә монархларның, Наполеон бәреп кермәс элек, курыкканнан гына, крестьяннарын крепостной коллыкта тотудан үзаллы баш тартканнарын онытмыйк.
Бер гасыр сугышсыз көн иткәннән соң, 1914-19 елларда Европа гына түгел, Бөтендөнья сугышын куптардылар. Анысыннан хәлләреннән таеп, гарык булып туктаган иделәр — хәтерләре кыска — Икенче Бөтендөнья сугышы утын кабыздылар. Бу янгынның кешелекне нәрсәгә китергәне һәммәбезгә мәгълүм. Болары сүз уңаенда әйтелде. Әйтәсе сүз — Беренче Бөтендөнья сугышының тәмамлану этабында Русия-Финляндия мөнәсәбәтләре. Хәл-әхвәлне күпмедер дәрәҗәдә тирәнрәк аңлау өчен ике ил мөнәсәбәтен барлау гына җитмәс иде. Мәсьәләгә Балтыйк бассейны илләре арасында туып килгән хәрби-сәяси гомум җирлектән чыгып карау зарурдыр.
1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре чорында заманында төрле ысуллар белән Русия империясе составына кушылган Урта Азия, Кавказ, Украина халыклары аннан чыгып бетте. Бүгенге тарихчылар һәм сәясмәннәр М. Горбачевны СССРны таркатуда гаепләгән кебек, ул чактагы таркалышта Вакытлы хөкүмәт премьерлары Александр Керенскийны, Михаил Львовны, Совет Русиясе җитәкчесе В. Ленинны йомшаклыкта һәм хыянәттә гаеплиләр.
Тик шуны гына оныталар: иреккә омтылган халыкларның милли азатлык хәрәкәтен ул чакта Керенскийлар гына түгел, хакимлек башында кем генә утырса да туктата алмый иде. Ә менә Ленинны нахакка гаеплиләр. Ул, Брест-Литва солыхын төзүгә карамастан, дәүләт эшчәнлегенең тәүге мәленнән үк империя биләмәләрен коткаруга ташланды. Шуның белән империалистларны күзләрен дә ачтырмый битәрләгән, пролетар төзүче юлбашчы үзенең империалистик асылын үзе ачты. Һәм, әйтергә кирәк, патша империализмыннан күпкә кансызрак совет империализмын булдырды.
Германия җиңелеп (Версаль солыхы, 1919 елның 7 мае-28 июне, Беренче Бөтендөнья сугышы тәмамланды дигәндә дә Русия Балтыйк бассейны илләре белән сугышын дәвам иттерә.
Польша 1914 елның 16 августында ук үзенең үзаллылыгын игълан итә. Ул үзенең тарихи биләмәләрен аякка бастыру өчен Германия, Чехия, Украина белән кораллы көрәш башлый һәм ярыйсы уңышларга ирешә. Шул ук вакытта Польша Петроградтан ике ил арасындагы 1772 елгы чикләрне тергезүне таләп итә (ХVIII гасыр ахырында Пруссия белән Русия арасында Польшаны бүлешү модага кереп китә. Польшаны 1772, 1793, 1795 елларда өч тапкыр бүлешәләр. 1939 елның сентябрендә бу омтылышның дәвам ителгәнен искә төшерик). Русия баш тарта. Шуңа күрә генерал Юзеф Пилсудский Русиягә каршы сугыш ача. Ул Егоров, Буденный, Тухачевский армияләрен кат-кат рәхимсез җиңелүләргә дучар итә. 1920 елның апреленнән октябренә кадәр Русия гаскәрләре 200 меңнән артык кешесен, 390 орудиесен, 1 мең пулеметын, 10 мең транспорт берәмлеген югалта, 6000 солдаты әсир төшә. (Шушы гаскәрләр арасында Муса Мортазин җитәкчелегендә башкорт гаскәрләре дә сугышканны онытмыйк). Поляклар 50 мең кешесен югалта. Сугыш 1921 елның 18 мартында Рига солыхын төзү һәм Русиянең Польша таләпләрен тулысынча тануы һәм үтәве белән тәмамлана. (Заманында безне тарихтан “ак поляклар” дип укыталар иде, “кызыл поляклар” кайда йөргәндер инде).
1917-18 елларда Эстонияне немецлар оккупацияли. Алары бер керә, бер чыга. Аларның киткәнен генә көтеп торалар да, большевиклар басып керә. 1919 елның гыйнварында эстоннар Британиянең Балтыйк эскадрасы ярдәме белән большевикларны куып чыгара. Шундый шартларда (1919 елның 6 октябре) генерал Юденич Эстония җиреннән Петроградка һөҗүм итә, большевикларда зур паника тудыра, тик, көчләре чамалы булу сәбәпле, Эстониягә кире чигенә. 1920 елның 2 февралендә Дерпт (Тарту) шәһәрендә Русия Эстониянең үзаллылыгын таныган солыхка кул куя.
1918 елның 18 ноябрендә Латвия үзаллылык игълан итә. 1919 елның гыйнварында Русия бәреп керә, Риганы ала һәм совет власте урнаштыра. Латышлар мартта немецлар ярдәме белән Русия гаскәрен куып чыгара, 1920 елда Рига солыхы белән Русия Латвиянең мөстәкыйльлеген таный.
1918 елда Русия Литвага басып керә. Литва үз мөстәкыйльлеген шушы ук елның 16 февралендә игълан иткән иде. Литвалылар Русия гаскәрен әлеге дә баягы немецлар белән бергәләп бәреп чыгара. Әмма Русия өзми дә куймый — кабат-кабат бәреп керә, әмма һәр очракта шул ук берләшкән гаскәрләрдән тукмалып кире чыга. Сугыш 1920 елның 12 июлендә Мәскәүдә Литваның үзаллылыгын таныган солыхка кул кую белән тәмамлана.
Балтыйк бассейны илләрендәге шундый хәрби-сәяси хәлләрдә Русия Финляндияне тынычлыкта калдыра идеме? Әлбәттә, юк! 1917 елның Октябрь революциясеннән соң генерал-лейтенант Карл Маннергейм туган иленә кайтып китә һәм Финляндиянең мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә кушыла. Үзенең җитәкчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә ул хәзергә җитәкчелеге сайланмаган Финляндиянең регентына (вакытлы идарә итүчесенә) әйләнә.
Петроградтагы большевистик революциягә карап, фин большевикларының да үз илләрендә активлашкан чагы. Алар В. И. Ленин чакырулары йогынтысында интернационализм хисләре белән яна һәм Финляндия белән Русияне яңадан берләштерү юлында йөриләр. Әмма күпчелек финнарда илләрен кызыл белән акка бүлеп кую кайгысы юк. Аларда гасырлар буе көткән хыяллары — Финляндияне үзаллы итеп күрү максаты. Маннергейм шушы көчләрнең җитәкчесенә әйләнә. Ленинның сүзләре белән әйткәндә “үзен үзе саклый алмаган революциянең бернинди дә әһәмияте юк”. Маннергеймга ил сакларлык гаскәр кирәк, ә корал юк. Шуңа күрә дә маннергеймчылар Финляндиядәге урыс гаскәрләре гарнизоннарын коралсызландырып, аларның илдән чыгып китүен таләп итәләр, үзләренең хәрби көчләрен төзиләр. Бу хәл Совнарком рәисе Ленинга ошамый. Әле генә (1917 ел, декабрь) Финляндиянең мөстәкыйльлеге турында декретка кул куйган юлбашчы бүген килеп (1918 ел башы) Финляндиягә гаскәр җибәрә. Акланырга сәбәп бар: фин большевикларына һәм эшче крестьяннарына үзләре соравы буенча интернациональ ярдәм күрсәтә, имеш.
1918 елның 18 гыйнварында большевиклар Гельсингфорс (Хельсинки) белән Ваасу шәһәрләрен басып ала. Финляндиядә кызыл революция башлана. Кызыл Армия белән маннергеймчылар арасында сугыш уты кабына. Маннергейм, үз чиратында, немецларны ярдәмгә чакыра. 3 апрельдә генерал фон дер Гольц җитәкчелегендә 10 меңлек Германия гаскәре Финляндиягә керә, Хельсинкидан Кызыл Армияне бәреп чыгара. Кызыллар ашыгыч рәвештә Русиягә чигенә. Тик аларның юлын Карелия муентыгында Маннергейм гаскәре кисә. 19 апрельдә немецлар белән Маннергейм гаскәре Кызыл Армияне камап кыйрата. Канлы яуда кызылармиячеләрнең күбесе башын сала, 29 меңе әсир төшә. Бу сугыш Ленинның икейөзлелеген, декретының ышанычсыз икәнлеген күрсәтте.
Бер ел элек кенә Русия империясе өчен Германиягә каршы сугышып кан түккән Маннергейм, бүген килеп, Германия ярдәмендә туган илен Совет Русиясе оккупациясеннән коткарып калды... 1920 елның 14 октябренә Дерпт (Тарту) шәһәрендә немецлар арадашлыгында Финляндия белән Русия арасында чынлап та Финляндиянең бәйсезлеге турында солых төзелә. 1917 ел декретын Русия бер айдан боза, Дерпт солыхын 20 елдан бозачак. Икенчесендә дә СССР тартып алган җирләрен Маннергеймга немецлар кайтарып бирәчәк...
(Н. Голикова и др., История войн. Ростов на Дону, “Феникс”, 1997. Т.2., 688-705нче битләр).
Ул чакларда большевиклар хөкүмәте автономия турында Башкортстан белән 1919 елда төзелгән килешүгә оятсыз мөнәсәбәт күрсәтә. Килешү бер елдан, гамәлдә, юкка чыгарыла. Килешүне В. И. Ленин үзе шәхсән “кәгазь кисәге” дип атады. Өстәге мисаллар нигезендә Русия халыкара килешүләр төзүгә ышанычын югалта. 30нчы елларның икенче яртысында көчәя баручы Германия фашизмына каршы Англия белән Франция, Польша, Румыния һәм Греция хәвефсезлек пакты төзегәндә Русияне кертмиләр. Тарихи Мюнхен килешүе дә Русиядән башка үтте. Әйткәндәй, шушы ике килешүне тарихчылар әле булса ләгънәтли. Сугыш башланыр алдыннан Чехословакия һәм Франция СССР белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзүен төзиләр, тик Германия һөҗүм иткәндә икесе дә СССР ярдәменнән баш тарта.
Тарих кабатлана
Русиянең Балтыйк бассейны илләрен яңадан кулга төшерүе)
1939 елның сентябрендә, барыбызга да мәгълүм булуынча, Германия белән СССРның Польшаны бүлешүләреннән Европада Икенче Бөтендөнья сугышы кабынып китә. 1945 елның 2 сентябрендә Азиядә тәмамланган кебек, башы Азиядә — 1937 елның 7 июлендә Япониянең Кытайга киң колачлы басып керүеннән башлана. Монысы — сүз уңае гына. Әйтергә кирәк, Пруссия белән Русия 1772 елдан 1945 елга кадәр Польшага көн күрсәтмиләр. Үзара бүлешәләр дә бүлешәләр. Югарыда күрсәтелгән дәвердә Польша ике генә тапкыр азат булып ала. Берсе — Наполеон Русиягә яу белән килеп, кире чигенгән кыска вакытта. Бонапарт, полякларны пруссаклардан һәм урыслардан азат итеп, “Бөек Варшава кенәзлеге” дигән дәүләт төзеп бирә. Икенчесе — 1920 елга кадәр генерал Юзеф Пилсудский яулап алган мөстәкыйльлек.
1939 елның августында төзелгән Молотов-Риббентропның яшерен протоколына нык таянып, СССР Балтыйк буе илләренә дәгъваларын яңадан башлый. 1940 елда Литва, Латвия, Эстонияне үзе белән хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү пактлары төзергә мәҗбүр итә. Пактлар артыннан ук бу илләрнең хәвефсезлеген, иминлеген саклау сылтавы белән гаскәр кертә. Бу, гамәлдә, оккупацияләү була. Оккупациядән соң үз составына кушып та куя. Бу илләрнең язмышы Польшаныкыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмый.
СССР Финляндиягә карата берникадәр икенчерәк мөнәсәбәт күрсәтә. 1939 елның 30 ноябрендә, сугыш игълан итеп тормастан, совет авиациясе Хельсинки һәм Випури (бүгенге Выборг) шәһәрләре өстенә ябырыла. Тыныч кварталлар өстенә меңәрләгән бомба ява. Ике ил чигендә совет артиллериясе канонадасы гүли...
Фин-Совет сугышы
1939 елның 30 ноябре — 1940 елның 1 марты (сугыш көндәлеге)
Польшаны бүлешкәннән соң СССР, Германиядән курыкканнандыр, үз позицияләрен Балтыйк буенда ныгытырга тотына. Латвия, Эстония һәм Литва белән үзара ярдәмләшү пактлары төзегәннән соң, бу илләргә тиз арада яклау һәм саклау сылтавы белән урыс гаскәрләре кертелә (октябрь-ноябрь). Карелия муентыгының көньяк өлешен һәм башка мөһим утрауларның континенталь территориясен өлешләтә оккупацияләргә дәгъва итеп, СССР шундый ук килешүне Финляндиядән дә таләп итә. Финляндия, бу таләпләрне кире кагып, үз чикләре буенча талантлы хәрби начальник, өч сугыш ветераны, 72 яшьлек маршал барон Карл Маннергейм җитәкчелегендә көчләр мобилизацияли. СССР фин гаскәрләрен кичекмәстән чикләрдән алуны таләп итә.
1939 елның 30 ноябре. Хельсинки һәм Випурины бомбага тоту. Совет һава һөҗүме игълан итмичә сугыш хәрәкәтләренең башлануы була.
Шул ук елның 30 ноябре — 15 декабре. Русиянең бәреп керүе. Миллион кешегә якын армия көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, шулай ук Фин култыгы аша десант белән Финляндиягә бәреп керә. Аңа 80 проценты мобилизацияләнгән резервистлардан торган 300 мең кешелек финнар каршы тора. Көньяк ярларга барлык һөҗүмнәр дә кире кагыла. Төньякта совет колоннасы Пежамо шәһәрен ала һәм көньякка юнәлә, тик ерак китә алмый — туктатыла. Карелия муентыгына кергән һөҗүм итүче көчләр кара урманнар белән уратылган, чокырлы-чакырлы ачык урыннарда үзара бик оста тоташтырылган, Беренче Бөтендөнья сугышы заманнарында төзелгән ялан ныгытмалары системасыннан – Маннергейм линиясеннән зур югалтуларга дучар ителеп артка чигендерелә. Икенче совет колоннасы көнчыгыш һәм үзәк Финляндиянең күлләргә бай, урманлы, зур төбәгенә һөҗүм итә. Аңа урманнарда үзаллы эш итәргә күнеккән, сан ягыннан батальоннан да артмаган, кайбердә аннан да азрак аерым, җитез оборона көчләре каршы тора. Калын кар, чатлама суыклар фин гаскәренә тәэсир итә алмый. Барысы да оста чаңгычылар, җылы киенгәннәр.
Советлар тукталып кала. Совет һава рейдлары юньле нәтиҗә бирә алмый, коммунистларның “бишенче колоннасы” активлыгы какшый. Моны фин коммунистларының үзләрендәге активлыгы, дип аңларга кирәк.
Хәмит Иргалин,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
(Дәвамы бар).