Алдымда Бөек Ватан сугышы елларында Фәхертдинов Әхмәтнәгыймнең һәм Фәтхетдинов Сәлихҗанның (бертуган булсалар да фамилияләре ике төрле) тылдагы ата-аналары, эне-сеңелләре зарыгып көтеп алган хәбәр-хатлары. Сәлихҗан – 1916, Әхмәтнәгыйм 1921 елда Илеш районының Иштерәк авылында туганнар. Кечкенә генә әлеге кәгазь кисәкләре аларның исән икәнлеген белгертеп, шушы хатларны укучыларга шатлык китергән. Сандык төбендә 75 ел сакланып таушалган, саргайган хатлар. Латин графикасы белән дә, кириллица белән дә язылганнар. Аларда — фронтовикларның уйлары, якты өметләре, изге теләкләре, шатлык һәм борчылулары.
Аналарны сагыну, сөю белән
Сугарылган солдат хатлары.
Шул хатларда, гүя,
чагыла кебек
Илгә биргән изге антлары,
Әхмәтнәгыйм, авыл мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәй педагогия техникумында белем ала. Шуннан соң эшкә тәгаенләнә, Манчар мәктәбендә балалар укыта. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Авылга язган хатларыннан шул мәгълүм: ул Житомир өлкәсенең Овруч шәһәрендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышының тәүге көненнән үк хәрәкәттәге армиядә. Тыныч тормышта иң изге һөнәрләрнең берсен сайлап, балаларга аң-белем бирергә ниятләгән Әхмәтнәгыйм нибары 21 яшендә, 1942 елның октябрендә хәбәрсез югалган. Иштерәк авылыннан ил азатлыгы өчен башын салган 122 каһарманның берсе ул.
...Фронт хатларын әнкәләре Нәгыймә апа кадерле ядкарь итеп саклаган. Сагыну-юксынулары күңеленә сыешмаганда сагышлы ана шул хатларны кулына алыр булгандыр. Гомере буена догалар укый-укый “улым Әхмәтнәгыйм исәндер, менә кайтыр, менә кайтыр...” дип көткәндер. Нәгыймә апаның күңеле үзе бу дөнья белән хушлашканчы улының һәлак булуына ышанмаган...
Ә аналар, нечкә күңеллеләр,
Көн дә хатлар көтә улыннан.
Хәер-догаларын укып көтә,
Күзен алмый киткән юлыннан...
...Ут эченнән чыккан сугыш хатларының бик сирәкләре генә килеп җиткән. Әйтергә кирәк, халыкта хат саклау гадәте булмаган. Өлкән буын хатирәләреннән шуны да беләбез: хат килгән көн шатлыклы көн була, хат укыганда тирә-юнь күршеләр бергә җыелган. Үзләренең газизләре турында берәр кәлимә сүз ишетелмәсме дигән өмет бергә җыя торган булган аларны. “Батырларча һәлак булды...” дигән, күз яшьләре түгәргә мәҗбүр иткән кайгылы хәбәр килсә, авыл халкы югалтуны да бергә кичергән. Күпчелек өйләрдә әлеге “кара кәгазьләр” дә сакланмаган. Халыкта, мондый хатлар өстәмә кайгы китерә, дигән ышану яшәгән.
Әхмәтнәгыймнең укытучы икәнлеге аның язган һәрбер сүзеннән күренә. Туган җиренә, гаиләсенә булган җылы хисләре таушалмаган да, саргаймаган да. “...Менә нәрсә, безнең хат килмәгәнгә күз яше түкмәгез, безнең өйгә генә килгән кайгы түгел, бөтен ил кан түгә, исән булсак, бер кайтырбыз... Ашлыкларны чәчә алдыгызмы, ач түгелсезме? Барысы турында да языгыз, хат көтәм.Сезгә рәхәт тормыш теләп калучы Әхмәт. Яздым: 21/ V – 42 елны, көчле яңгыр соңында кояшлы ямьле көнне”, дип язган ул соңгы хатларының берсендә.
... Фәтхетдин бабайның тәүге хатыны җиде баласын калдырып вафат була. Шуннан соң ул 1915 елда Нәгыймә апага өйләнә. Алар хәлле тормыш белән яшәгән. Ихатада ике йорт, төзек кура-каралты тулы мал-туар булган. Моңа маңгай тирен сыпыра-сыпыра көч түгеп кенә ирешелгән, әлбәттә. Ишле балалар кул арасына керә башлау белән басуда эшләгән. Алар кырдан иртәрәк кайта калса, Фәтхетдин бабай: “Кояш баерга дилбегә озынлык вакыт бар әле,” дип кабат эшкә җибәрә торган булган. Янә җиде балалары туган. Шулардан бүген Нәзһәбикә белән Фәнүзә апалар исән-сау.
Нәгыймә апа мәрхүмә булгач, өчпочмаклы фронт хатлары аның оныгы, Зәлифә апада (Сәлихҗан абзыйның кызы) кадерләп саклана. Зәлифә апада, шулай ук, атасының да фронт хатлары бар. Сәлихҗан абзый төз гәүдәле, ихлас аралашучан кеше иде. Колхозда төрле эштә эшләде, урта звено җитәкче вазыйфаларны башкарды. Ул, әткәсе буенча бертуган агалары Хираҗетдин, Хөснулла, Габдулла, Лотфулла, Мөхәррәм, энесе Әхмәтнәгыйм кебек үк, сугыш башлангач ук фронтка китә (1941 елның 28 июнендә). Аллаһка шәкер, Хираҗетдин, Хөснулла, Габдулла, Мөхәррәм, Сәлихҗан абзыйлар, Гитлер Германиясен һәм милитаристик Японияне тар-мар итеп исән-сау әйләнеп кайталар. Барысын да авылдашлары ихтирам итте. Фронтовиклар матур итеп дөнья көтте, балаларын аякка бастырды. Әмма, ни аяныч, Лотфулла (Мәскәүдә яшәгән, заводта эшләгән, шәһәрне бомбага тотканда һәлак була) белән Әхмәтнәгыймгә туган җиргә кайту насыйп булмый.
Авыл халкы әле дә хәтерли: Сәлихҗан абзый, армиядән демобилизацияләнгәнгә кадәр, авылга сугылып, ата-анасын юатып китү юлын таба.
...1945 елның июне. Сугыш елларында тәмам хәлсезләнеп, көч-хәл белән Җиңү таңын аттырган, әле тыныч тормышка күңелләре ышанмаган авылдашларны шаккатырган вакыйга була. Ямьле җәй кичендә Иштерәккә әрҗәсенә баштан-аяк коралланган хәрбиләр утырган автомашина килеп керә. Артыннан тузан туздырып үткән машинага өлкәннәр хәвефләнеп карап калса, бала-чага аның артыннан йөгерә.
Ниһаять, Кәкре урамда Фәтхетдин бабайлар турына килеп туктый машина. Шофер янәшәсендә утырган таза гәүдәле өлкән сержант кабинадан сикереп төшә. “Әстәгъфирулла, Сәлихҗан бит бу!” ди кулларын каш өстенә куеп карап торган күршеләр. Баксаң, Сәлихҗан агаларның эшелонга төялгән часте, көнбатыштан көнчыгышка – Япониягә каршы сугышка китеп барганда, Туймазы тимер юл станциясендә туктала. Тәүлектән артык торасы булганга, Сәлихҗан ага командованиедән туган авылына кайтып килергә рөхсәт алган була.
* * *
“Солдат хатлары”н укыганда гыйбрәт тә аласың, бүгенге тыныч тормышка да сөенәсең, ил азатлыгы өчен корбан булган якташлар, туганнар тавышын ишеткәндәй буласың. “Бик сагындым…” дип башланган ул хатлар туганнар арасындагы якын мөнәсәбәтләр үрнәге дә. Кызганычка каршы, яуда башын салганнарны, аларның сагынулы һәм сагышлы хатларын Җиңү көннәрендә генә искә төшерәбез. Ә бит фронт хатлары – сугышка киткән солдатны туган җире белән тоташтыручы күзгә күренмәс, кылдай нечкә күпер. Алар – тарих, мәңге үзгәрми торган хакыйкать.
Фронт хатларында язылганнар күңелләрдән җуелмасын иде. Өметләрен өзмичә көткән аналар һәм апалар гүр ияләре инде. Алар да, буыннар алмашынган саен, күңелләребездән ерагаймасын — ныклык, чыдамлылык символы булып саклансыннар.