9 майда «Үлемсез полк» Октябрь проспекты буйлап үтәчәк, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы. Уфалылар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм ветераннарның фотосурәтләрен тотып, «Спорт» тукталышыннан Дан бульварына кадәр атлаячак.
Акция көндезге сәгать 12дә башланачак. Колонна сәгать 11дә тезелә башлый. Акциягә кушылырга теләүчеләр СССРның 50 еллыгы һәм Шәфиев урамнары арасында оештыручыларга мөрәҗәгать итә ала.
Бу уңайдан иртәнге сәгать 10нан көндезге 2гә тиклем СССРның 50 еллыгы урамыннан алып Дан бульварына кадәр хәрәкәт ябыла. Маршрут автобуслары бу участокны күрше урамнар буйлап урап үтәчәк, троллейбуслар вакытлыча йөрмәячәк.