Суомиссами өчен алышКөнчыгыш Финляндиядә 163нче совет дивизиясе, ике колоннага бүленеп, Суомиссами авылына илткән тар урман юлы белән хәрәкәт итә. Калын кар хәрәкәтне кыенлаштыра. Кырык градуслы суыклар тиешенчә киендерелмәгән кешеләрнең үзәгенә үтә. Ак халатлар кигән чаңгылы фин гражданнар гвардиясе совет гаскәрләренең флангына ияреп килә һәм обоз транспортларына, кыр кухнясына ата. Совет колонналары авыл янында кушыла, шуннан алышларны башлар алдыннан разведка ярдәме белән дошманның кайда урнашуын, көчен билгеләү, урын үзенчәлекләрен тикшерү үткәрергә туктыйлар. 9нчы фин дивизиясенең кавалерия часте 11 декабрьдә аларга һөҗүм итә. Урыслар авылда нык тора, әмма аларның ике тәэминат маршруты да блокадаланган, засадалар белән томаланган булу сәбәпле, ярдәмсез кала. 44нче моторлаштырылган совет дивизиясе 163нче дивизиягә ярдәмгә килеп карый, ләкин үзләре ополченецлар тарафыннан туктатыла һәм Суомиссами авылыннан 5 миль ераклыкта ныгынып, оборонага күчә. Раштуа алдыннан ике дивизия дә камаудан чыгарга маташып карый.
Артыннан ярдәмгә артиллериясе килеп җиткән 9нчы фин дивизиясе 27-30 декабрьдә 163нче совет дивизиясенә яхшы планлаштырылган һөҗүм ясый һәм аны юк итә. Аннан соң 1-8 гыйнварда финнар советларның 4нче дивизиясенә каршы китә, аны вак төркемнәргә таркаталар, нәтиҗәдә, барысын да берәм-берәм юк итәләр. Советларның 27 мең 500 кешесе һәлак була, яки туңып үлә. Ике дивизиянең 50 танкы, артиллериясе һәм кирәк-яраклары белән бергә 1300 яугире әсир алына. Финнар нибары 900 кешесен югалта, 770е яралана.
1940 елның 1 гыйнвары-1 февралеСовет гаскәрләре составын үзгәртеп корып карыйлар. Гарьлекле җиңелүләр шуны таләп итә. Көнчыгыш чикләрнең 6 өлкәсендә совет авангарды коточкыч югалтулар кичерә — бер дивизияне һәм танк бригадасын финнар кулга төшерә, алардан тыш, тагын 3 дивизия тар-мар ителә. Югалтуларга карамастан, Советлар фин гаскәрләре иң күп тупланган Маннергейм линиясен штурмлауга әзерләнә. Шушы мәлдә Франция белән Англия Финляндиягә ярдәмгә куәтле көчләр җибәрергә җыена, тик нейтраль илләр булганга, Норвегия белән Швеция аларны үз җирләре аша үткәрмиләр.
Маннергейм линиясен штурмлауҖирдә артиллерия уты, һавадан авиация ярдәмендә 54 дивизиядән торган 7нче һәм 13нче армияләр Маннергейм линиясенә атакалар башлый. Һөҗүм итүчеләр дулкын-дулкын булып оборона тотучыларның рәхимсез уты астына ташлана. Ниһаять, 13 февральдә Суммы янында оборона сызыгын өзүгә ирешелә. 1 мартта финнарның уң канаты һәм үзәк өлеше Випурига таба чигенә.
1940 елның 12 мартыФинляндия баш сала. Аның барлык хәрби көчләре сарыф ителгән, чит илләрдән ярдәмгә өмете юк. Советларның солых шарты гамәлдә элекккечә кала. Сталин бәлки үз интервенциясенең агрессиягә әйләнеп китүен теләмәгәндер. Ә фин урманнарында фин партизаннары белән көрәшне дәвам итәргә бөтенләй теләге булмый. Бу сугышта финнарның 25 мең кешесе һәлак була, 43 меңе яралана. Советларның югалтуы беркайчан да хәбәр ителмәде. Әмма якынча күзаллаулар буенча да 200 меңләп кеше һәлак булган, 400 меңләбе яраланган дип исәпләргә мөмкин.
КомментарийларФин оборонасын табигать шартларын, урынны яхшы белгән, шуңа яраклы тактиканы оста файдаланган, тәртипле, яхшы оештырылган солдатлар тота. Урындагы табигать шартларын һәм башка фактларны исәпкә алмыйча, дилетантларча планлаштырылган Совет һөҗүме Совет хөкүмәтенең, бернинди дә югалтуларга карамый, кеше массаларын пушка ите итеп куллануы аркасында гына уңышка иреште. Советларның тупас хаталарын барлап, Гитлер һәм аның генераллары киләчәктә Советлар Союзы немец хәрби машинасы өчен җиңел табыш икәнлеген аңладылар. Бу фикерне башка күп хәрби күзәтүчеләр уртаклашты.
Сугыш эчендә... сугыш1941 елның кыш башы. Ленинград күптән инде дошман блокадасында...
Декабрь урталарында полковник Бариновны Ленинград фронты штабына чакыртып алалар һәм аның алдына Фин култыгында Советлар Союзына караган соңгы утраудан утыз биш чакрым көнбатыштарак яткан фин территориясен — Гогланд утравын басып алу бурычы куялар.
Полковник каушап төшә: ә ничек алырга аны? Акылга сыярлык түгел! Ленинград кыл өстендә. Фронт сызыгын үтеп, ниндидер Гогланд утравына бару түгел, шәһәр читендә иркенләп йөрерлек түгел. Фашистларның яшеренгән корректорлаучылары бөтен хәрәкәтне күзәтеп утыра. Чак кына шикле нәрсә күренү белән еракка атучы артиллерияләре тетмәңне тетәргә тотына. Күп тә үтми, авиациясе килеп җитеп, тәмуг уты куптарып, бомбага тотарга керешә. Җан көйдереп, снайперлары тынгы бирми. Шундый мәлдә, фронт сызыгы аша үтеп, немецлар белән түгел, финнар белән алышырга кирәк! Үз утрауларында тыныч кына яткан финнар белән. Ә нишләп? Кем белсен... Ленинградны немецлар басып алгач, фин гаскәрләре дә шәһәргә һөҗүм итәчәк дигән хәбәрләр йөрде, әле дә йөри. Тик хәзергә финнар күренгәне юк. Немецларга көч-хәл белән каршы торган бер мәлдә финнарның ачуына тияргәме? Күтәрелеп немецлар белән бергә һөҗүм итә башласалар, ниләр булып китәр?
Ә ул Гогландка ничек барып җитәргә? “Ни арба, ни чана” дигән кебек, диңгезнең бер өлеше туңган, икенче өлеше туңмаган. Көймәләрдә дә, җәяүләп тә барырлык түгел. Кыйралган Балтыйк флоты калдыклары, Крондштадт белән Ленинградка сыенып, хәрәкәтсез тора. Корабларның һәммәсе диярлек ватык та сынык. Яр читендә күренгәләгән фашистларга палуба артиллериясеннән ара-тирә аталар да янә тынып калалар. Фашистларның разведка самолетлары көне буе диңгез өстен күзәтә.
Штабта диңгез туңганны көтәргә карар итәләр. Ә анысы, үч иткәндәй, туңмый да туңмый. Ниһаять, декабрь азакларына су өсте кешене күтәрерлек калынлыкта туңа. 29 декабрьдә, караңгы төшкәч, яхшы коралланган, азык-төлек белән тәэмин ителгән, маскхалатлар кигән 120 егет юлга чыга. Сак хәрәкәт итеп, алар таң алдыннан кирәкле утрауга килеп җитә. Утрауның буе – 10-12, иңе 3-4 чакрым тирәсе, анда финнар яшәгән өч авыл бар.
Баринов отрядын өч өлешкә бүлә. Беренче төркем – төньяк очтагы, икенчесе көньяк авылны атакаларга тиеш.
Көн яктырыр-яктырмастан егетләр авылларга һөҗүм итә. Финнарның азсанлы чик буен саклау отряды югалтулар белән континентка качып котыла. Совет солдатлары утрауны контрольгә ала. Полковник рация аша Крондштадтка операциянең уңышлы үтүе хакында хәбәр итә, кичектергесез ярдәм сорый. Кронштадт аларга утрауда ныгынырга, чигенмәскә, арытаба күрсәтмәләр көтәргә куша, ярдәм булачагына ышандыра.
Яңа 1942 елның 10 гыйнварында финнар безнең солдатларны утраудан бәреп чыгарырга тырышып карый, тик булдыра алмый.
Кышкы салкыннар көчәйгән бер мәлдә полковник Бариновка Кронштадттан 200 кешелек җәяүле отряд ярдәмгә чыга. Алар арасында гидролог та, дөрес юнәлеш билгеләүче белгечләр дә булмый. Отряд ориентирсыз боз һәм кар арасында адаша, Гогланд утравын таба алмый, туңып һәлак була.
Март азакларында, боз эремәстән, финнар утрауны кире кайтарырга ашыга. Мең ярым кешелек көч белән алар Баринов отрядын бәреп чыгара. Крондштадт белән элемтә югала. Ул күп михнәтләр чигеп, отрядының калдыклары белән Кронштадтка кайтып җитә. Баринов юлда чакта, утрауны финнар кире алганын белмичә, Кронштадт ярдәмгә дип Гогландка парашютчылар десантын ташлый. Парашютчылар һәммәсе дә финнар кулына эләгә.
1944 ел дәвамында Кызыл Армия бөтен фронт буенча дошманны куа. Шушы елның язында Финляндия сугыштан чыгарга карар итә. 1 сентябрьдә тынычлык килешүе төзү тәкъдиме белән Мәскәүгә фин делегациясе килә. Делегацияне И. Сталин, К. Ворошилов һәм М. Калинин кабул итәләр. Сөйләшү кыска һәм кырыс үтә. Совет җитәкчелегенең солых шарты каты була: Финляндия 1939 елның декабрь дәгъваларын үтәргә тиеш, юкса фин халкын сугыш тәмамланганчы каршы сугышкан ил тарафыннан кул астына алу көтә.
Германиянең СССРга басып керүе, Ленинградны камауга алуы нәтиҗәсендә СССР 1939-40 еллар сугышында яулап алган фин җирләрен югалткан иде. 1941 ел азагында финнар Выборг өлкәсен, Карелия муентыгын, 1917 елның декабре килешүе буенча Русия йолкып алып калган Карелияне азат иттеләр. Ә менә Ленинград камалышына тыгылмадылар. Шәһәрне обороналаучыларга финнар да килеп кушылса, Ленинградның харап булуы котылгысыз иде...
Мәскәүгә килгән фин делегациясенә Советлар таләпләрен үтәүдән башка чара калмаган иде. Өстәвенә, алар төньяк диңгезләренә чыгу юлын югалтты. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр һәм сугыштан соңгы карталарны чагыштырып караганда, Финляндиянең территориаль югалтулары болай да аңлашылып тора.
Хәмит Иргалин,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.