Пластиктан ясалган көнкүреш кирәк-ярагы калдыклары соңгы елларда зур бәлагә әверелеп бара. Урманга, елга буена ял итәргә чыгучы мәнсез бәндәләр үзләреннән соң өем-өем чүп-чар калдыра. Авыллар янындагы яланнарда, инеш-елга буйларында агарып нәрсә ята дисәң, әлеге дә баягы кавырсын шешә, бер тапкыр куллануга тәгаенләнгән янчык, салфеткалар чәчелеп ята. Табигатькә сакчыл карашны, экологик мәдәниятне мәктәп елларыннан ук тәрбияләгәндә, дөньябыз, чынлап та, күпкә чистарак булыр иде.