Әхмәт Зәйнетдинов яшьлегендә үк үзендә белемгә омтылыш барлыгын ачык сизә һәм укытучы булырга тели. Уфада рабфакта укып кайта.
Ул 1913 елда Салават районының Лаклы авылында туган. Шушы авыл дөньяга талантлы шәхесләр бирүе белән дан тота. Ләкин Әхмәт ярлы гаиләдән, әтисе Каюм Гражданнар сугышында һәлак булган. Әнисе карамагында үсә. Кияр киеме сәләмә, иртә торса, кич ятса, көн яктысы күзгә күренми диярлек. Шулай да тырышып укый, авыл мәктәбен тәмамлап чыгуга, белемен арттыру мөмкинлеге таба. Туган районына кайтып, Аркавыл мәктәбендә укыту эшенә тотына.
Үзең тырышлык салсаң гына тормыш гаҗәп ачышлар бүләк итә. Арытаба чын укытучы буласым килә, дип, егет педагогия институтына укырга керә. Тарихчы булырга тели ул. Тик Әхмәт укуын ташлап кайтырга мәҗбүр була. Шул ук мәктәптә тарих укыта башлый. Укуны читтән торып тәмамлаганда ул әйдәүче укытучылар сафына баса. Аны Аркавыл мәктәбенә директор итеп үрләтәләр.
“Тырышкан таба, ташка кадак кага”, дигәннәре шушыдыр. Рабига исемле укытучы белән гаилә корып җибәргәч, тормыш үз чираты белән матур юлга салынгач, шушы ике яшь белгеч мәктәпнең абруйлы укытучылары булып китә.
Ләкин сугыш. Күп ирләр фронтка киткәндә Әхмәт Зәйнетдинов бронь белән калдырыла. Нинди генә авыр чор булмасын, ил башлыклары мәктәп тормышына зыян китермәскә, балаларны белемле итүгә зур игътибар бирә. Сугыш елларында республикада 104 яңа мәктәп ачылуы үзе ни тора!
Әхмәт кебек ирләр тылда калу белән чикләнәме соң? “Бронемны бирәм, фронтка озатыгыз”, — дип гариза яза. Тик бер шарты була, директор итеп хатыны Рабига Шакированы куюны сорый ул. Шарт үтәлә.
Күпсанлы Башкортстан егетләре белән берлектә Әхмәт хәрби-сәяси училищега җибәрелә. Биредә артиллерия эше җитди укытылуын ачыклап, Әхмәт бөтен күңелен шуңа юнәлтә. Әмма берничә айдан училище таркатыла. Булачак офицерларга сержант званиесе бирелә. Әхмәт исә өлкән сержант. Училище яшьләре 95нче укчылар дивизиясен тулыландыра.
1942 елның җәендә дивизия Сталинградка килә һәм коточкыч һөҗүмгә әзерләнүче Гитлер дивизияләренең хәрәкәтен тоткарлау бурычын үз өстенә ала. Дивизиянең 233нче артиллерия полкы шушы алышларда зур сынаулар үтә һәм чыныгу ала.
Сугышның төп законнарының берсе — кем өлгерә, шул җиңә. Ә моның өчен үтә сизгер, тапкыр һәм елгыр булу мөһим. Әнә немец танкистлары бронялы корпус эчендә. Ә тупчыларның бронялы саклагычы исем өчен генә. Маскировка булса, ашыгып ут ачмау хәерлерәк, дошман танкы якынрак килгәнче түзеп булса...
Сугыш яланында беренче көннәрдә үк артиллерия расчеты командиры, өлкән сержант Зәйнетдинов үзен оста тупчы итеп күрсәтә. Ажгырып беренче килгән дошман танкын туктата. Шул сәбәпле, башкалары кире борылырга мәҗбүр була. Шушы кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1942 елның җәендәге аяныч көннәр! Гитлерчылар 9 августта Сталинградның төньяк өлешен ала. 233нче артиллерия полкы искиткеч батырлык күрсәтә һәм гитлерчыларга каршы тора, аларны озайлы оборонага күчерергә мәҗбүр итә.
Искә төшереп үтик. 24 июньдә үткәргән киңәшмәдә Гитлер Сталинградка һөҗүм итүне җиңелчә фаразлый. Имеш, совет гаскәрләренең каршылык күрсәтү сәләте йомшак. Ләкин фюрер совет халкының үз илен саклау өчен барлык чараларны куллануын аңлаудан ерак тора. Сталинградны алып, Иделгә хуҗа булу турында хыяллана фашист. Кавказның һәм аннан ары Иран һәм башка илләрнең нефть байлыгына юл ачылачак. Гитлер алдында яткан совет иле картасына Архангельск шәһәреннән башлап Әстерханга кадәр сызык үткәрә.
Дәһшәтле көннәрдә дошманның танк колонналары чыннан да җитди каршылыкка очрамый. Безнең Көньяк-Көнбатыш фронт һәм Көньяк фронтлары гаскәрләрендә танк армияләре булдыру планына ярашлы, эвакуацияләнгән заводларда эшләр кайный. Сталинград фронтына немецларның алга чыккан гаскәрләрен уратып алу һәм урында тар-мар итү бурычы куела, ләкин Югары ставкадан килгән бу бурычны үтәү өчен көч җитәрлек булмый.
Дөнья җәмәгатьчелегендә Гитлерның юкка шапырынуы турында шикле уйлар тудырып, фашист көчләре Сталинградка җитди куркыныч салуны дәвам итә. Сентябрьнең беренче яртысына кадәр барган көчле һөҗүмнәргә таянып, гитлерчылар менә-менә шәһәрне алабыз дип лаф ора. “Кайсы як өстенлек ала?” дигән шөбһәле сорау күп илләр башлыкларын шикләндереп тора.
Илебез халкы билне биштән буып, дигәндәй, ил сакчыларын сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итүне ашыктыра. Ставкада өр-яңа тимер юл салу өчен чаралар күрелә.
12 сентябрьдә фронт сызыгы шәһәрдән нибары 12 чакрым гына булуы ачыклана. 233нче артиллерия полкы составында Әхмәт Зәйнетдинов кебек батырлар барлыгын онытмыйк. Тарихтан билгеле булуынча, бу полк немецларга тынгы бирми килә, аларның оборонасын утка тота. Өстәмә көчләр дә килгәч, полк ныгына һәм 18 ноябрьдә немецларның һөҗүм итүдән туктап калуына ирешә. Тоташ фронт буйлап немецлар ягыннан ут азая төшә.
19 ноябрьдә — Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты контрһөҗүмгә күчә. Ул шулкадәр көчле була ки, 23 ноябрьдә совет гаскәрләре Калач шәһәре янында камау боҗрасын ябуга ирешә. Совет командованиесе өстенлекне кайтара...
Немецлар оборонасын өзүдә озакка сузылган артиллерия әзерлеге хәлиткеч бурыч үти. Бер тарафта ул ике сәгатькә сузылса, икенче тарафларда 4 сәгать дәвам итә. Гитлерчыларның акылы китәрлек, зиһене томаланырлык коточкыч һөҗүм була ул. Тупчылар уйнаган “симфония”дә Әхмәт Зәйнетдинов орудиесенең көчле гөрелдәве ачык ишетелгәндер. Фронт күпме киң булмасын, анда аерым тупчының тавышы югалып калмый. Фронт гәзитләренең берсендә “Алар Ватан өчен сугышта танылды” дигән баш астында Әхмәт Зәйнетдинов белән Таһир Әбезмәтовның фотосы чыга. Бик күркәм! Икенче гәзиттә “Безнең җиңү гербы” дип аталып, тирән мәгънәле сюжетта Әхмәтнең портреты куелган. Герб эчендә — фәкать аның рәсеме! Монда тупчының тапкырлыгы сурәтләнә. ике подразделение арасындагы буш калган урынны чамалап, немецлар безнең тылга үтәргә ниятли. Шулчак тупчы Әхмәт немец танкларына каршы ут ача, пехотасын җиргә сеңдергәнче утка тота. Дошман һөҗүме өзелеп кала.
Сугышка кадәр Әхмәт Зәйнетдинов үзен менә шулай оста тупчы булырмын дип күзалламагандыр, гәрчә, яшьләргә, мәктәп балаларына белем бирү, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эшендә җиң сызганып катнашса да. Училищеда берничә ай уку чорында эшнең серләренә төшенеп өлгерә, тактик алымнарны җиңел үзләштерә. Дөресен әйткәндә, мондый осталыкка ирешү өчен озак вакыт таләп ителә. Анда да кем уңышка ирешә, кем юк. Укытучылык эшендә тиз танылу алып, абруй казанган Зәйнетдинов артиллерия серләренә тиз төшенә. Училищеның тулы курсын тәмамлау мөмкинлеге бирелгән булса, ул булдыклы командир да булыр иде...
Мәшһүр Александр Суворов язып калдырган алтынга тиң сугыш кагыйдәләренең берсе ашыгырга да, соңламаска да куша. Һәр командир, һәр солдат үз чамасын белеп эш итәргә тиеш. Зәйнетдиновның маһирлыкка ирешүендә Суворов тәгълиматын тирәнтен уйлап үзләштерү яткан булса кирәк. Югыйсә, җир ярырдай булып килгән дошман танкы алдында каушап калмау, аны “лаеклы” каршы ала белү бик читен нәрсә бит!
Яманаты чыккан “Фердинанд” белән алышу 95нче дивизия Курск дугасында яу кайтарган көннәр белән бәйле. Башкисәр фашист солдаты бу машинаны Зәйнетдинов позициясенә юнәлтеп килгәндә, һичшиксез җиңәчәкмен, дип уйлагандыр. Барып җитәм дә, изеп үтәм, дип исәпләгәндер. Зәйнетдиновның үз кулы белән бер снаряд очыртуы була, “Фердинанд” туктап кала. Дошманны юк итү өчен кимендә өч снаряд кирәк. Менә эш нәрсәдә! Бер атуда көчле самоходканы туктат син! Аны төтен чорнап алгач, гитлерчыларның коты очканлыгына шик юк. Ләкин пехотасы югалып калмый бит әле. Икегә бүленеп, һөҗүм итмәкчеләр. Тупчылар аларның хәрәкәтенә дә чик куя.
Тупчы Әхмәтнең яу юллары, ил чиген үтеп, Прага шәһәрен алу белән тәмамлана. Солдат бәхетен аңа язмыш мулдан бирә. “Кызыл байрак” һәм ике дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, күпсанлы медальләр белән бизәлә. Җиңеп кайтуына сөекле хатыны, балалары исән-имин була. Яңадан мәктәптә хезмәт сала, урын сайлап йөрми, хаклы ялгача районда эшли.