-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
16 Май 2017, 02:00

Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!

Әлшәй районының Хәнҗәр авылы бик зур түгел, ләкин биредә тату һәм актив халык яши. Алар тырышлыгы белән төбәкнең оҗмахтай матур урынында урнашкан авыл елдан-ел күркәмләнә.

Әйтик, быел 8 майда биредә Ватан өчен көрәштә башларын салган яугирләр истәлегенә һәйкәл ачылды. Ул авылга кергән юлда, елга яры буенда балкып утыра. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге обелиск фәкать авыл халкыннан җыел­ган акчага төзелде. Бу эштә аеруча активлык күрсәткән Радик Миһрановка, Илмир Хаҗига­лиев­ка, шулай ук Илфат белән Ил­­нур Зариповларга аеруча зур рәхмәтлебез.
Җиңү көне — бөек бәйрәм. Аны һәр гаилә дулкынланып көтә, чөнки һәрберсенең туганы яисә якыны сугышта һәлак бул­ган. Минем ике картәтием дә (З. Идрисов һәм И. Хаҗигалиев) сугышта катнашкан, соңгысы Берлинга барып җиткән. Карт­әнием — тыл хезмәткәре һәм хезмәт ветераны. Аның өч абыйсы фронтка киткән, берсе сугыш яланнарында башын салган. Бу көннәрдә бигрәк тә аларны — Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен Җиңү көне белән котлыйсы килә. Аларга ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Күз яшь­ләре тик шатлыктан гына тамсын иде.
Регина ЕЛИЗАРЬЕВА.
Читайте нас