“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашу барышында делегация җитәкчесе, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әгъзасы, тарихчы, Башкортстан дәүләт университеты доценты Нурислам Калмантаев, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының традицион музыкаль башкару кафедрасы мөдире Артур Гайсаров, “Любизар” клубы җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов һәм башкалар чараның максаты хакында сөйләде, автосәфәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
Мондый автоузышның беренче тапкыр оештырылуы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хәрбиләренең исемнәрен ачыклап бетерү һәм мәңгеләштерү эшенең таләп ителүе хакында әйтелде.
— Маршрутыбыз Волгоградтан башланып, 120-150 чакрым дәвам итте, - диде Азамат Юлдашбаев. - Бу юлны дивизия күп югалтулар белән ике ай дәвамында үткән. Батырларның күбесе бүген дә туганнар каберлегендә, исемнәре ачыкланмаган. Шәхсән, минем үземнең сугышка карашым үзгәрде. Ул якларда яшәүчеләр өчен дә сугыш башкача күзаллана. Алар өчен ул китаплар да, фильмнар да түгел, ә чын тормыш. Алар бүген дә яугирләр хакында истәлекне саклый, һәйкәлләрне тәртиптә тота. Аларга карата олы рәхмәт хисе кичерәм.
Автосәфәрдә катнашучылар фикеренчә, безгә тарихка карата игътибарлырак булырга кирәк. Бәлки, безнең дә ата-бабаларыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз шул сугышта башын салгандыр. Җәй саен күпме кеше шул юл аша диңгез буена ялга бара, ә сугыш үткән урында тукталып, каберлекләр, һәйкәлләр янында батырларны искә алу кемнәрнең генә уена килә икән...
Күпме яугирнең исеме әле дә ачыкланмаган... Менә шул бушлыкны бетерү максатында автосәфәрдә катнашучылар социаль челтәрләрдә “Исемлекләрдә бар...” дигән акция игълан итә. Аның максаты — сугышта үлеп калган дивизия яугирләренең тулы исемлеген ачыклау.