— Үземне белә башлаганнан ук төрле михнәтләр күрергә туры килде, — ди ул. – Әткәебез бик тырыш, уңган булган, каралтылар яңа: ике өй, мунча, келәт, абзарлар зур иде. Ихатада сиртмәле кое, өч ат, өч сыер,19 баш умарта булганын беләм. Колхозлашу башлангач, барлык каралтыларны да, хәтта урам коймаларын да талап алып бетерәләр. Өйне сүткәндә (без, балалар, йоклаган булганбыз) өстебезгә түшәм туфрагы коела башлагач, сикереп торып Иргали абзыйларга кереп киткәнебез хәтеремдә калган. Әткәйне, кулак итеп, ике елга Бөре төрмәсенә ябып куялар. Авылда бераз өйдәш йөрергә туры килде. 1934 елда, әткәебез төрмәдән кайткач, кемнәндер бер келәт сатып алып, шуның бер башына сәмәннән янкорма өстәп, яшәрлек өй әтмәлләде. Читәннән абзар да корып, мал асрый башладык.
Тыныч тормыш озакка бармады, 1937 елда, сайлауларда хилафлыклар ясауда гаепләп, әткәйне янә төрмәгә алып киттеләр. Шушы чорда ул тиф чиренә юлыга һәм 1943 елда вафат була. Бөтен авырлыкны әнкәй күтәрде. Михнәтләргә чыдарга кирәк бит. Ул еш кына:
Басмалардан чыккан чакта
Ярма сиптем балыкка.
Кайгыларым күп булса да,
Белдермимен халыкка,— дип үзалдына көйләп йөри торган иде. Тормыштагы кайгы-хәсрәтне йөрәге аша үткәреп, балаларын аякка бастырып, олыгайган көнендә аларның хәстәрлегендә булып, 90 яшькә җитеп гүр иясе булды әнкәй.
1941 елдан колхозда ирләр башкарырдай барча эштә булырга туры килә Риза абыйга.
— Ат белән җир тырмалау, сөрү, җәен эскерткә көлтә ташу, кышын аны суктырыр өчен ындырга китерү, соңрак алачыкта тимерче булу... Минем кебек үсмерләр авылда аз иде, — ди ул. — Бөтен эш хатын-кызлар, өлкән яшьтәге агайлар җилкәсенә төште. Бездә генә түгел, ил буенча шулай. Тылда бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән иде: фронт өчен корал җитештерелде, иген үстерелде, икмәк пешерелде, кием-салым тегелде, кич утырып оек-бияләйләр бәйләнде... Күпне кичергән, күпне күргән, Җиңү көнен якынайткан әниләр һәм апалар, атлар җитешмәгәч, үгез җигеп сабан сөрде, тездән ерып орлык ташыды, ат урынына эшләде. Ачлык үзәкләргә үткән еллар... Шушыларның шаһиты мин.
...1944 ел ахырында, 17 яшендә, Риза Хаҗигали улын армиягә алалар. Чкалов өлкәсендә 12нче снайперлар курсын тәмамлый ул. Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч, гаскәрләр Көнчыгышка юнәлеш ала. Риза агаларның частен японнарга каршы көрәшкә әзерли башлыйлар. Өч айдан самурайлар белән сугыш башлана. Иләкшиде егете анда авиасигнальщик, телефончы булып хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач, радиотелеграфистлар курсында бер ел укыганнан соң, кече сержант Риза Хәкимов беренче класслы телеграфист булып хезмәт итә. Аннары үзе радиотелеграфистларны укыта, ике ел полит-мәктәптә белемен камилләштерә. 1951 елда өлкән сержант Риза Хәкимов, демобилизацияләнеп, туган авылына кайтып төшә.
Тыныч тормышта Риза ага колхозда хисапчы, бригадир ярдәмчесе, диспетчер, янгын сүндерү хезмәте башлыгы була. Лаеклы ялга чыккач, авыл Советы каршындагы Ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Хатыны Вәсилә белән бер ул, ике кыз үстерәләр. Алар тормышта үз урыннарын тапкан, тәрбиялеләр, үрнәкле гаиләләр корып гомер итәләр. Әмма, кызганычка каршы, 2009 елда Вәсилә апа вафат була.
— Өлкән яшьтә ялгыз яшәү авыр, балаларга кыенлык китерәсе килми, — ди Риза ага. 2013 елдан Рауза белән бергә яшибез. Аның балалары — мине, минекеләр аны якын итә.
— Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, кыюлык, Туган илгә карата тугрылык таләп итте. Бу коточкыч сугышта дистәләчә миллион кеше һәлак булды. Илеш районының Иләкшиде авылыннан фронтка 155 ир — егет китеп, шуларның 67се яу кырында ятып калды. Бүгенге кояшлы көнебез, тыныч тормышыбыз хакына корбан булган яугирләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның рухы алдында баш ию һәм хөрмәтләү – безнең изге бурычыбыз. Авылдашыбыз — ике тапкыр Советлар Союзы Герое, данлыклы яугир Муса Гәрәев — Илешнең, Иләкшиденең, Ташчишмәнең генә түгел, бөтен Башкортстанның горурлыгы.
Риза Хәкимов туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ветеран берничә китаплык материал туплаган һәм аларны үз исәбенә бастырып чыгарган. Ул — чын мәгъ-нәсендә ватанпәрвәр шәхес.
— Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәркем гаиләсенең, туган төбәгенең тарихын белергә тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү, нәсел -ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше үз халкының, туган иленең лаеклы улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша, — ди Риза Хаҗгали улы.
* * *
Авылдашлары, туганнары турындагы китаплары бай эчтәлекле Риза аганың. Аларга кермәгән байтак кызыклы мәгъ-лүмат бар әле аңарда. Күпләр-нең ишеткәне булгандыр, Сахалин өлкәсендә губернатор булып эшләгән Игорь Фәрхет-динов 2003 елда вертолетта һәлакәткә очрап дөнья куйган иде.
— Игорьның әтисе Баһаветдин Иләкшидедә туган, — ди Риза Хаҗгали ул. – Баһаветдиннең без белгәндә ике кыз туганы бар иде: Маһира белән Гыйльминур (икесе дә вафат). Әлеге вакытта Маһираның Шамил исемле улы Иләкшидедә яши.
Язмыш Баһаветдинне Новосибирск якларына илтеп ташлый. Биредә ул урыс кызына өйләнә. И. Фәрхетдиновның рәсми автобиографиясендә шундый юллар бар:” ...родился 16 апреля 1950 года в г. Новосибирске. Мать — коренная сибирячка, отец — татарин, сосланный в Сибирь при Сталине...” Игорь Красноярскида институт тәмамлый, Сахалинга эшкә тәгаенләнә. Биредә гади инженердан губернаторга кадәр хезмәт баскычларын үтә. Хәзерге вакытта Курил утрауларының берсенә, пассажирлар йөртүче һәм ягулык ташучы диңгез судноларына аның исеме бирелгән. Данлы уллары белән горурланып яши Иләк-шиде халкы.