Гадәти булмаган гөмбә рәсемен фотога төшереп социаль челтәргә куйган Благоварда яшәүче ханым шулай дип киңәш сораган.
Рәсем чыннан да куркыныч: диңгез сигезаягына да охшый, җир астыннан чыккан канлы кеше кулын да хәтерләтә.
Интернет челтәрендә фотосурәтне тикшергәч, бу серле гөмбәнең илнең күп кенә төбәкләрендә очравы ачыкланды. Татарстанда, Чиләбе өлкәсендә дә очрый икән ул. Кемдер аның бездә үсә алмавына да шик белдерә.
Халыкта аны “шайтан бармагы” дип йөртәләр икән. Ул - ерткыч, бөҗәкләр белән туклана.
Хөрмәтле дусларыбыз! Сез дә шундый гадәти булмаган күренешләргә тап булсагыз, хәбәрләрегезне сурәте белән рәхим итеп сайтыбыз адресына салыгыз!