Бәләкәйдән дәү әнисе Әминә тәрбиясендә үскән Фирдәвис картәтисе Шәрифулланың, хатыны һәм биш баласын ятим итеп, сугыш яланында мәңгелеккә башын салганын белә. Аның сугышка киткәнче төшкән бердәнбер фотосы – гаиләдә иң кадерле ядкарь булып саклана. Бер тапкыр да күрмәгән, әмма дәү әнисе сөйләве буенча бик яраткан картәтисе турында башка бернинди дә истәлек тә, мәгълүмат та булмый. Әминә апа 1992 елда каты авырудан фани дөнья белән хушлашканда Фирдәвискә бер үкенече калуын – әтисенең каберен күрә алмавын әйтә.
“Картәтиеңнең каберен табарга тырыш, улым”, — дип әйтеп мәңгелеккә күзләрен йомган дәү әнисенең сүзләрен Фирдәвис онытмый. 1995 елда эчке эшләр бүлегенә эшкә кергәч (ул анда 21 ел эшләп, майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга), аңа “Хәтер китабы”ннан эзләргә киңәш итәләр. Анда: “Гайфуллин Шарифулла Гайфулович, 1896 г. р., урож. Бураевского района, рядовой, погиб в 1944 г.” — дигәннән башка бернинди дә мәгълүмат булмый. Кайда җирләнгән? Болар дөресме? Шул сорауларга җавапны ул еллар буе эзли.
Балаларының, оныкларының азат балачагы, имин тормышы өчен башын салган яугир рухы алдында үзен бурычлы санаган иргә Ходай үзе ярдәмгә килгәндер, бәлки. Эш буенча паспорт өстәленә кергәч, миграция хезмәте бүлеге начальнигына Бөек Ватан сугышы чорында хәбәрсез югалган бер якташыбызның туганнарын эзләү турында “Высота” дип исемләнгән эзләү отрядыннан хат китерәләр. Шул эзләнү отрядының адресын язып ала Фирдәвис. Алар белән бәйләнешкә кереп, байтак эзләнүләрдән соң, картәтисенең эзенә төшә. Җибәрелгән кәгазьләрдән Борай районының Сәет-Көрҗә авылыннан Шәрифулла Гайфуллинның 1944 елда түгел, 1942 елның августында һәлак булуы, Воронеж өлкәсе Березовка районы (хәзер ул Рамонь районы дип йөртелә) Скляево авылындагы туганнар каберлегенә җирләнүе ачыклана. Ул каберлектә барлыгы 3497 кеше җирләнеп, шуларның 2126сының исем-шәрифләре язылган, ә калганнары исемсез булып исәпләнә. Бу хәбәрне алгач та Фирдәвис Фәнис улы юлга җыена, әмма дөньяви сәбәпләр белән баралмый кала. Картәтисе табылуга төгәл бер ел дигәндә, быел 7 майда, үзе белән Сәет-Көрҗәдәге туган йорты нигезеннән бер уч туфрак алып, юлга чыга.
Сигезенче май иртәсе. Воронеж өлкәсенең Рамонь районы Скляево авылындагы туганнар каберлеге. Шушы каберлекне тәрбияләп торган мәктәп укучылары, әтиләрен, картәтиләрен, туганнарын тапкан кешеләр, бәйрәм хөрмәтенә җыелган хәрбиләр арасында ерак картәтисе – солдат Гайфуллин Шәрифулла Гайфулла улы кабере янында честь биреп торган Башкортстаннан килгән полиция майорының күзләрендә күренгән яшь бөртекләрендә ил тарихы чагылгандыр. Аның белән янәшә басып торган грузин һәм әрмән милләтеннән булган ике ир дә күз яшьләрен яшерми.
— Туган авыл, туган нигез туфрагын каберлеккә салгач, тынычлану хисе тойдым, — ди Фирдәвис Фәнис улы. — Картәтиләребез Ватаныбыз азатлыгы өчен бергәләшеп башын салган җирдә очрашкан чит кешеләр белән үзебезне туганнардай хис иттек, дуслашып киттек.
Кайтыр юлга чыкканда ул янә бер уч туфрак ала. Шул туфракны дәү әнисе каберенә илтеп салып, Сәет-Көрҗәнең тагын бер улы – Шәрифулланы туган җиренә алып кайта. Җиңүче солдатның рухы тынычтыр.
Венера Арсланова.