-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
22 июнь 2017, 14:54

Һәйкәл янында

Килдем бүген һәйкәл янына,Яңарадыр сагыш-хисләрем.Ерак-ерак офык артындаӘткәм рухым тоям, сизәмен.Мәрмәр ташта мәңге калсын дип,Уеп язылгандыр исемең.Күз яшьләре аша укыймын,Безнең хакка булды үлемең.Сөйләшәмен эчтән, пышылдап,Җиткерәмен әнкәм сәламен.Күңелемнән янә үткәрәмСиннән килгән үлем хәбәрен.Ишетелә төсле сүзләрең:“Килеп җиттең, улым, картлыкка.Мин һаман яшь, гомерем өзелдеҖитеп барган чакта кырыкка”.Без яшибез, тормыш дәвам итә,Каһарманнар чыкмый хәтердән.Хыялымда: без яудадыр, гүяСугыш кырларында хәзер дә.Синең күргәннәрне кичерәм күк,Ишетәм, тоям бомба шартлавын.Күрәм кебек Бөек Җиңү таңын,“Ура!” - диеп алга атлавың.Яныбызда тоеп яшәдек без,Рухың кайтты туган якларга.Күңелләрдә яшисең, син үлмәдең,Чит илләрдә ятып калсаң да.Гөлләмәләр салам һәйкәлләргә,Якынайтып ерак каберең.Син яшисең, әткәй, безнең белән –Кабул итми күңел үлемең!Әнәс САФУАНОВ.Туймазы районы.

Читайте нас