Муса Гәрәев музее Югары Яркәйнең бик матур төбәгендә урнашкан. Капкадан керүгә геройның зәвык белән эшләнгән бюсты каршы ала. Муса Гәрәевның тууына 70 ел тулган елда аны район хакимияте заказы буенча Мәскәү өлкәсе Химки шәһәрендәге нәфис эшләнмәләр комбинатында ясаганнар. Авторы — скульптор Григорий Мирода.
— Данлыклы яугирнең истәлеген мәңгеләштерү максатында 1992 елда Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә музей ачылды, — дип сөйли музейның фәнни хезмәткәре Эльза Мөсәлимова. – Шул ук елда герой үскән Ташчишмәдә дә йорт-музей барлыкка килде.
Югары Яркәйдәге музейның ике залында 4 меңнән артык экспонат исәпләнә. Алар Муса-батыр үскән еллардан алып, Бөек Ватан сугышы чорын да кертеп, бүгенге көнгә кадәр чорны күз алдына бастыра. Күпчелек экспонатлар Муса Гәрәевның шәхси әйберләре. Биредә аның сугыш вакытында кигән очучылар киеме дә, парадка чыга торган кительләре дә, хәтта Уфадагы фатирында торган эш өстәле дә бар.
— Билгеле булуынча, 2012 ел Илеш районында “Муса Гәрәев елы” дип игълан ителгән иде, — ди Эльза Хәнәфи кызы. — Шушы елда музей экспозицияләре заман технологияләрен кулланып үзгәртеп урнаштырылды һәм М. Гәрәев скверында “АН-2” очкычы урнаштырылды.
Хәрби-патриотик тәрбия үзәге буларак, музейдан кеше өзелми. Уфа шәһәре, Илеш, Дүртөйле, Баймак, Бакалы, Туймазы, Шаран һәм башка районнар мәктәпләре укучыларын биредә бик теләп каршы алалар.
Музейда даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештырыла. Мәсәлән, агымдагы елның 6 маенда “Илеш җиренең данлы уллары” дип аталган зур күргәзмә ачылды. Музей шулай ук районның мәдәният бүлеге оештырган байтак чараларда катнаша.