Быел, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан биредә обелиск комплексы ачылды. Анда Хәнҗәр, Бакчагол авыллары тарихы чагылган, аңа нигез салучылар, күченеп килеп яшәп китүчеләр исемлеге язылган, шулай ук Бөек Җиңүне якынайткан яугирләр, тыл батырла-рының исемнәре уелган. Шунда ук авылда яшәүче-ләрнең шәҗәрәләре урын алган. Гомумән, биредә - авылның бар тарихы.
Ә кайчандыр ташландык янгын сүндерү депосы иде биредә. Авыл халкы аны биш көн эчендә сүтеп ташлады, бу урынны чүптән арындырды. Әлбәттә, мондый күмәк эшне башлап җибәрүче, оештыручы ки-рәк. Моны галим Рәсүл Миһранов, укытучы Венера Миһранова, авыл мәхәлләсе имамы Әнвәр Газизуллин башлап йөрде. Аларга бөтен авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар кушылды. Себер якларында эшләүче гаиләләр акчалата да, техника белән дә ярдәм итте.
...Явыз Гитлер илгә ташлангач, “Сабанчы” колхозы рәисе Насретдин Кашапов, үз урынына бригадирны калдырып, колхозның ир-егетләрен җыеп, зур олау белән Раевкага хәрби комиссариатка алып китә. Шул китүдән күпләр кайтмый. Ә авылдашлары тө-зегән обелиск комплексына аларның шаһит киткән изге җаннары сөенә кебек тоела.
Тимербулат МӘСӘЛИМОВ,
Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны.