Проектка ярашлы, “Кайгы дивары” монументы сәяси золым корбаннары атылган, элекке лагерьлар урнашкан, халык көчләп күчерелгән ил төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан, китерелгән ташлар белән йөзләнәчәк.
Монументны төзүгә акчаны дәүләт бүлгән, аны төзүдә юридик берәмлекләр һәм аерым кешеләр дә акчалата ярдәм күрсәткән. Шуңа да ул "халык мемориалы" дип атала. Акча туплауны “Сәяси золым корбаннары истәлеген мәңгеләштерү” фонды оештырган. Фонд советы составына Владимир Лукин, Сергей Караганов, Павел Лунгин, Арсений Рогинский, Наталья Солженицына керә. Проект турында тулы мәгълүмат белән Фондның рәсми сайтында танышырга мөмкин.