Төп сүз сәяхәтче күгәрченнәр турында барачак. Башта үзебезгә яхшы танышлары турында сөйләшеп алыйк.
Аларның гаҗәеп үзенчәлеге бер — кайда гына булмасыннар, һәрвакыт элек яшәгән җирләренә әйләнеп кайталар. Күрәсең, нәкъ шуңа моннан 5-6 мең ел элек борынгы бабаларыбыз күгәрченнәрне кулга ияләштергән һәм хат ташучы сыйфатында файдалана башлаган. Почта күгәрчене озак туктамыйча, сәгатенә 100 чакрым тизлектә оча ала. Радио, телеграф булмаган заманда дошман һөҗүме, җиңү яисә җиңелү хакында кем тизрәк хәбәр җиткерә алган? 1815 елда банкир Ротшильд Ватерлоо янындагы сугыш нәтиҗәләре хакында күгәрченнәр ярдәмендә хәбәр ала һәм отышлы берничә килешү төзеп өлгерә. Юкка гына “вакыт — акча” димиләр бит. Сүз уңаеннан, Ротшильдлар нәселе — бүген дә дөньядагы иң эре банкирлар, дөнья капиталы белән идарә итәләр, иң өлкәне, йөз яшьне тутырып, быел гына вафат булды.
1870-71 елларда немец гаскәрләре Парижны уратып ала. Фронт сызыгы аша башкала белән бәйләнеш югала. Парижлылар һава шарына читлеккә утыртылган күгәрченнәрне почта хәбәрләре белән очыра башлыйлар. Фронт сызыгы аша очып чыгып, шарлар җиргә утыра һәм тәпиләренә хат бәйләнгән “почтальоннар” кире башкалага әйләнеп кайта. Бу ысул ярдәмендә миллионлап шәхси хат һәм рәсми документ җиренә җиткерелә. Шушы хөрмәткә Франциядә бу батыр кошларга һәйкәл куелган. Бөек Ватан сугышы елларында канатлы почтальоннар 15 меңләп “күгәрченограмма”ны тиешле адреска тапшыра. 1942 елда Англиядә күгәрчен җиткергән хәбәр су асты көймәсен һәлакәттән коткара. Анда да бу кошка бронза һәйкәл бар.
Бүгенгә кадәр күгәрченнәрнең өйгә юлны ничек табуы билгеле түгел. Кулга ияләштерү белән бергә, күк күгәрчен кешеләр артыннан, Урта диңгез һәм Якын Көнчыгыштан башлап, бөтен Җир шарына таралган. Бүген ул Америка, Африка һәм Австралиядә киң билгеле.
Төп сүзгә җиттек. Безгә Африка һәм Австралия кирәкми. Америка хакында сөйләшик. Бездәге күгәрченнәрнең Америка туганнары “сәяхәтче күгәрченнәр” дип атала. Шулкадәр зур, коточкыч көтүләргә берләшүче кошлар булдымы икән, дип яза белгечләр. Офыктан-офыкка кадәр күк йөзен каплап, көнне караңгылап очкан бу төр кошларның канат тавышлары давыл җиле сызгыруын хәтерләтә торган булган. Сәгать артыннан сәгать узган, күгәрченнәр очкан да очкан, кошлар көтүенең ни башы, ни очы күренмәгән. Мылтык шартлатып та, пушкадан атып та юлларыннан яздырып булмаган аларны.
Американың иң беренче орнитологларының берсе Александр Уилсон 1810 елда шундый хәл күзәтә: аның өстеннән күгәрченнәр дүрт сәгать оча һәм көтү озынлыгы 380 чакрымга сузыла. Ул чакта кулланылган ысул буенча А. Уилсон кошларны санап карый һәм кеше ышанмаслык сан — 2 миллиард 230 миллион 272 меңләп күгәрчен килеп чыга. Ышаныргамы, юкмы? Американың киң билгеле икенче бер орнитологы Джон Одюбон болай язып калдыра: “Күгәрченнәр күк йөзен каплап алды, кояш тотылгандагы кебек көн караңгыланды, аларның тизәге койма яңгыр кебек коела иде. Кояш баер алдыннан барасы җиремә барып җиттем, күгәрчен көтүләре һич кимемәде. Бу хәл өч көн буе дәвам итте”. Одюбон да кошларны санап карый һәм якынча шундый күләм китереп чыгара — 1 миллиард 115 миллион 155 меңләп күгәрчен!
Сан икенче сан тудыра. Әгәр бер күгәрченне 300 грамм дип исәпләсәң, кош көтүенең тулаем авырлыгы якынча ярты миллион тоннага җитә! Бер көн эчендә бу кошлар армиясе 617 кубометр ризык ашап бетерә. Англия натуралисты Фрэнк Лейн язганча, бу икенче Бөтендөнья сугышында барлык солдатларның көндәлек ризык рационыннан күбрәк.
Сәяхәтче күгәрченнәрне төрле ысуллар белән юк итә башлыйлар. Төрле калибрдагы мылтык, пистолет, винтовкалардан аталар, төнгелеккә кунган кошларны чүлмәкләргә тутырылган күкерт белән яндыралар. Кошларны ятьмәләр белән тоталар, таяк һәм ташлар белән үтерәләр. Күгәрченнәр көтүе шулкадәр тыгыз була ки, колонистлар — күсәк, балыкчылар ишкәк белән бәреп төшерәләр. Сәяхәтче кошларны юк итү өчен хәтта махсус пулемет уйлап чыгаралар. Этләр калкулыкларга чабып менә дә күгәрчен тота. Сәяхәтче күгәрченнәр, нигездә, каштан, имән һәм башка төрле чикләвекләр белән туклана, күпчелек очракта шулар үскән җирләрдә төн үткәрәләр.
Джон Одюбон язуынча, ул күзәткән бер көтүнең төн куну урыны киңлеге — 5, озынлыгы 60 чакрым булган. Әле кошлар килеп җитмәгән, ә инде аларны ит тозлау өчен мичкәләр төягән йөк арбалары көтеп тора. Әллә ничә миль ераклыктан күгәрчен ите ашатып симертү өчен фермерлар дуңгыз көтүләрен куып китергән. Кошлар килә башлагач, коточкыч канлы төн башлана.
ХIХ гасыр уртасында Американың бер язучысы мондый мәгълүмат калдыра: “Торонто шәһәре өстеннән сәяхәтче күгәрченнәр өчме, дүртме көн очты. Барлык оешмалар, кибетләр ябылып бетте. Муниципаль совет әгъзалары, адвокатлар, дәрәҗәле эшкуарлар, полиция башлыгы үзе, бөтен халык бу кошларны юкка чыгаруда катнашты. Туктаусыз атудан йорт диварлары дер селкенеп торды, әйтерсең лә шәһәргә илбасарлар һөҗүм итә...”
Илнең ерак, эчке төбәкләренә таба тимер юл төзелү кошлар үлемен тизләтә. Телеграф эшли башлагач, хәбәрләшү күпкә җиңеләя, кош көтүе төшеп утырган урыннарга алыпсатарлар тиз арада барып та җитә.
Сүзне 1810 ел вакыйгалары белән башлаган идек. Ул заманнарда сәяхәтче күгәрченнәр миллиардлап исәпләнә. 1860-70 елларда миллионлаган, алдагы ике унъеллыкта йөз меңләгән кош аулана. 1890 елларга инде барлык эре кош көтүләре юк ителә. Бу чараларда күмәк аулаулар оештырылмый. Соңгы сәяхәтче күгәрченне 1899 елда үтерәләр. Цинцинати зоопаркында яшәгән “Марта” кушаматлы кош 1914 елның сентябрендә үлә.
АКШ кебек зур илдә кошларны якларлык законнар булмагандыр, дисезме? Әлбәттә, булган. Зур акчалар кулга кереп торганда кем аларга буйсынган, ди? Фантастик саннардагы сәяхәтче күгәрченнәр көтүе юкка чыккач, америкалылар үзләре беразга югалып кала. Аклану өчен төрле уйдырма тео-рияләр тудыралар. Имеш, кошлар Атлантик океанга батып беткән, яки Австралиягә, Көньяк Америкага күченгәннәр, яки котыпта туңып үлгәннәр.
Кызганычка каршы, мондый фактлар күп. Адәм балаларының җиңел акыллылыгы нәтиҗәсендә юкка чыккан, яки шул чиккә җиткерелгән кош-кортларның, җәнлекләрнең саны арта гына бара. Мода куу аркасында Америкадан Австралиягә кадәр таралган зур һәм кече ак челәннәр юкка чыга язып калды. Хәрбиләрнең баш киемнәрен бизәү өчен кулланылучы каурыйлары аркасында алар гасырлар буе кырыла килде. Аларга хәтта ханымнар да кушылды – ак челәннәрнең каурыйлары белән чәчләрен, эшләпәләрен бизи башладылар. ХIХ гасыр азагында гына да Венесуэладан Лондонга 1,5 миллион ак челән тиресе алып кайталар. Болар безнең ил тарихына карамый, димәгез, чөнки
ХVIII-ХХ гасырларда Русия кавалериясе дә, ханымнар да баш киемнәрендә шундый каурыйлар куллана. Аллаһка шөкер, халыкара килешүләр буенча әле сүз барган бәхетсез кошлар закон сагына алынды, бүген аларның көтүләре Көнбатыш Европада да очрый.
Безнең саескан һәм каргаларның иң якын кардәшләре — оҗмах кошлары. Хатын-кыз эшләпәләре, башка бизәнгечләр өчен аларны да бик күп үтерәләр. Берничә ел эчендә генә немец колонизаторлары Яңа Гвинеядән 50 меңнән артык оҗмах кошы тиресе алып кайта. Бүген аларны аулау тыела. Бәла таягы ике башлы була, диләр. Цивилизация бу кошларга тынгылык бирми. Соңгы елларда туристлар җирле халык — папуас биюләрен карарга килә, ә бию костюмнары оҗмах кошлары каурыйлары белән бизәлгән. Мондый костюмнар ким дигәндә миллион доллар тора. Мондый акчалар каршында законнар да көчсез булып кала шул.
Хөрмәтле укучы! Мәкаләнең башына тагын бер кат күз салыгыз һәм уйланыгыз әле: без кешеләрме, әллә ерткычлармы? Әллә инде совет заманында күгәрчен ите ашаучыларны суд алдына бастыру дөрес булдымы икән? Әгәр син “тынычлык кошы”н үтереп ашыйсың икән, димәк, син дөньядагы тынычлыкка каршы, димәк, син — дошман. Совет иле дошманымы, тынычлык дошманымы, табигать дошманымы — мөһим түгел. Син — гүзәллек, матурлык, кешелек дошманы. Бәлки, шулай уйлаганнардыр. Хаклы булганнардыр кебек...
Рамил Миңнеәхмәтов.