Күргәзмәдә билгеле рәссамнарның сурәтләре, Башкортстан Милли архивыннан документлар, башкорт полкларының хәрби-тарихи костюмнары, хәрби корал һәм атрибутика тәкъдим ителәчәк. Программада “Уфа җәяүле гаскәр полкы” чыгышы, курай, чүпрәк курчак, башкорт хатын-кызларының “челтәр” күкрәккә тага торган бизәнү әйберләрен эшләү, башкорт халык биюләрен башкару буенча осталык дәресләре булачак. Балалар өчен башкорт халык уеннары һәм иҗат мәйданчыклары эшләячәк.
Фестиваль-күргәзмәне оештыручылар – Русия һәм Башкортстан Мәдәният министрлыклары, Республика Хәрби дан музее, “Уфа җәяүле гаскәр полкы”.
Чара Уфа шәһәре, Комаров урамы, 7 адресы буенча иртәнге сәгать 11дә башлана. Керү бушлай. Тулырак мәгълүмат белән чараның сайтында танышырга мөмкин.