Бу көнне Дрездендагы суд карары белән “дәүләткә каршы җимергеч эшләр алып барган өчен” үлем җәзасына хөкем ителгән татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре башларын гельотинага сала.
Катыйль балтасы күтәрелгәндә аларның кичерешләрен күз алдына да китерү кыен, әмма алар янына соңгы булып кергән алман рухание болай дип язып калдыра: “Татарлар елмаеп үлделәр...”