Иске лампочкалар, градусниклар махсус экомобиль белән йөреп җыеп алынган. Маршрутны “Табигать” дәүләт унитар предприятиесе оештырган.
— Һәр районда халыктан терекөмешле әйберләр җыю ике сәгать чамасы дәвам итте. Урында яшәүчеләр хәтта озак вакыт сакланып яткан әйберләрне дә китерде, — дип хәбәр итә “Табигать” предприятиесенең матбугат секретаре Галия Рамазанова.
Әйткәндәй, быел экомобиль республиканың төрле шәһәр, районнары буенча биш тапкыр йөреп тапкыр чыккан.
Киләсе маршрут Мәсәгут, Яңа Балакатай, Югары Кыйгы һәм Малоязга планлаштырылган.