Реконструкцияне Санкт-Петербург, Самара, Киров, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән “Рейд” хәрби-патриотик клубы вәкилләре, “Юнармеец”, “Патриот” лагерьларында тәрбияләнүчеләр, Х. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды әгъзалары оештырды.
Төтен, дары исе җыелган халыкны вакыйгаларның чынлыкта баруына ышандырды. Иң элек немец гаскәрләренең көтмәгәндә совет солдатларына һөҗүме күрсәтелде. Атыш башланды. Кызылармиячеләрнең батырлыгы һәм берлектәге гамәлләре нәтиҗәсендә фашистлар засададан куып чыгарылды.
“Алыш” тәмамлангач, тамаша кылган һәркем күргәннәреннән алган тәэссоратлары белән уртаклашырга ашыкты, “кызылармиячеләр” һәм “немецлар” белән фоторәсемгә төште.