Елга һәм чишмә буйларын, тау итәкләрен чүп-чардан арындыру дәвам итә. Узган шимбәдә элеватор янында Агыйдел елгасы ярлары тазартылды. 30 кубометрлап чүп-чар җыелып, көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Экологик шимбәдә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин да катнашты.