+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
25 август 2020, 13:15

Батырлыкларының тиңе юк, исемнәре үлемсез!

25 август — Җәлилчеләрне искә алу көне.

25 август — Җәлилчеләрне искә алу көне.

Берлиндагы Плетцензее төрмәсенең үлемгә хөкем ителгәннәр камераларыннан гильотина корылган бинага кадәр 114 адым ара. Илебезнең патриотлары, халкыбызның фашистлар суды тарафыннан үлемгә хөкем ителгән унбер улы август аеның кояшлы иртәсендә шушы юлны үтте. Горур үттеләр, миһербанлылык сорап дошманнарына ялвармадылар. Җәлладлар немец төгәллеге белән һәр җәзаны теркәп барды — унбер кеше, һәрберсенә өчәр минут, унбер гомерне өзәргә бары ярты сәгать вакыт җитте. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.

…Фашист Германиясенең сугыш игълан итми СССРга басып керүе бигрәк тә тәүге айларда илгә бик күп казалар китерде, миллионнарча сугышчылар дошманга ныклап каршылык күрсәтергә өлгерми, яу кырында һәлак булдылар, тоташ полклар, дивизияләр чолганышта калып, әсирлеккә эләктеләр. Гитлерның СССРны өч-дүрт айда җиңү планы йөзәрләгән милләт халыкларын бер-берсенә каршы кую, аларны дошманлаштыру, сугыштыруга да корылган иде. Имеш, СССР – “корама юрган”, тәүге кыенлыкларда ук ул, җөйләре сүтелеп, таркалачак. Концлагерьларда алып барыл­ган сәясәт тә шундый иде. Беренчедән, искиткеч авыр шартлар, әсирлеккә төшкән­нәрнең күпләп кырылуы, икен­чедән, милли легионнарга язылып, СССРга каршы көрәшкә кушылу тәкъдимнәре. Большевикларны җиңгәннән соң, фашистлар тоткыннарны СССР­ның “изелгән” халыкларына үзаллылык бирү вәгъдәләре белән кызыктырырга тырыштылар. Имеш, Кавказ халык­ларының үз “мөстәкыйль” республикасы булачак, Урта Азия халыкларының – үзләренеке, ягъни Идел, Урал буе халык­ларының – үзләренеке, “Идел-Урал штаты”.
1944 елның маенда Бер­линның “Франкишоер” кунакх­а­нәсендә бер төркем ак эмигрантлар һәм сатлыкҗаннар киңәшмәгә җыела. Стенага Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мари, Мордва, Удмурт республикаларын, Чиләбе, Ырынбур, Самара, Ульяновск, Пенза, Тамбов өлкәләрен эченә алган карта эленгән. Менә шунда әлеге “мөстәкыйль” штатны игълан итәләр дә инде. Гитлер ставкасы “штатка” җитәкче итеп Ырынбур өлкәсенең бер мулласы улы, кайчандыр илдән чыгып киткән Әхмәт Тимерне куя. Ул барлык җаны-тәне белән совет властен, большевикларны күралмый. Оештыру сәләте чикләнгән булу сәбәпле, аны озакламый бу вазыйфада ак эмигрант Шәфи Алмас алыштыра.
Концлагерьларда иза чигүче тоткыннарны үз якларына аудару, бер-бер артлы төзелә башлаган легионнарга яздыру максатында актив эш башлана. Бу легионнар, лагерьларда сәяси һәм хәрби әзерлек үткәннән соң, Кызыл Армиягә, дошман тылында көрәш алып барган партизаннарга каршы җибәрелергә тиеш була. Концлагерьларда җәзалардан, ачлыктан үлемгә дучар ителгән тоткыннарның бер өлешенә бу тәмугтан котылу юлы ачыла. Билгеле, легионер­ларның күбесе советларга каршы көрәшергә уйламый.
Менә шулай меңәрләгән “гади” тоткын легионерлар лагерьларына эләгә. Югары әзерлекле тоткыннар комитетка, легионнарда “тәрбия” эше алып бару өчен җәлеп ителә. Менә шулай шагыйрь Муса Җәлил, балалар язучысы Абдулла Алиш, педагог Гайнан Кормаш, инженер-төзүче Фоат Булатов, икътисадчы Фоат Сәйфелмө­леков, Госстрах инспекторы Гариф Шабаев, журналистлар Әхмәт Симай һәм Абдулла Баттал, бухгалтерлар Әхәт Атнашев һәм Галләнур Бохараев, сәүдә хезмәткәре Зиннәт Хәсәнов Татар комитеты әгъзалары булып китәләр. Төрле җирләрдә туып-үскән төрле һөнәр ияләрен бер сыйфат берләштерә. Әдәбия­тыбызга, мәдәниятебезгә мә-хәббәт (әйткәндәй, тоткыннар­ның күпләре үзләре дә шигырь язу белән мавыга), туган телне, халык тарихын яхшы белү һәм ярату. Фашистлар комитетчылар алдына куйган бурычны алар, яшерен төркемгә оешып, үзләренчә үти башлыйлар. Лагерьларда әңгәмәләр үткәрәләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыралар, Шәфи Алмас мөхәррирлегендә чыга башлаган “Идел-Урал” гәзитендә Муса Җәлил һәм башка җәлилчеләр үзләренең мәкаләләрен, ши­гырьләрен бастыралар. Алар ачыктан-ачык фашистларга каршы юнәлтелгән булмасалар да, Туган ил, туган тәбигатькә мә­хәббәт хисе белән укучы­ларының күңелен яулыйлар, патриотик хисләренә көч-куәт өстиләр. Яшерен очрашуларда җәлилчеләр ватандашларын, фронтка эләгү белән, коралларын фашистларга каршы юнәл­тергә өндиләр.
Менә хәрби тоткыннар арасында таратылган листовка­ларның берсе: “Иптәш кызылармеецлар! Ач үлем белән янап, алдап, фашистлар сезне әти-әниләрегезгә, ир һәм кыз туганнарыгызга каршы көрәшү өчен легионга керергә мәҗбүр иттеләр. Коралыгызны дошманнарыгызга, фашистларга, каршы борыгыз!”. Яшерен оешма әгъ­залары Германиянең коммунистик подпольесе белән дә бәйләнешкә керә. Җәлилчеләр алып барган эш үз нәтиҗәсен бирә. Мәсәлән, фашистлар татар, башкорт һәм Идел, Урал төбәкләренең башка халыклары хәрби тоткыннарыннан торган тәүге легионерлар батальонын оештыра. Аларны сугышка әзерләп бетергәч, Белорус партизаннарына каршы көрәшергә җибәрәләр. Ләкин сугышчылар шунда ук алар белән командалык иткән фашист офицерларын кырып, партизаннарга кушыла. Партизаннарга каршы җибәрел­гән икенче батальон белән дә шундый ук хәл кабатлана. Өченче бер батальонны Карпатка Ковпак җитәкчелегендәге партизаннар отрядына каршы сугышырга җибәрәләр. Яшерен оешма легионерлары партизаннарга кушылырга карар иткән була. Тик бу батальонның хәрби юлы фаҗигале рәвештә киселә. Ковпакчылар урынына легионерларны бандерачылар каршылый. Тигез булмаган алышта батальон бик күп сугышчысын югалта. Исән калганнар, партизаннарны эзләп, урманнарга таралалар. Ничек кенә булмасын, коралларын үзебезнекеләргә каршы бормыйлар. Хәзер инде фашистлар дүртенче батальонны көнчыгышка җибәрергә базнат итми, көнбатышка, француз партизаннарына каршы сугышка озаталар. Әмма монда да легионерлар Каршылык күрсәтү хәрәкәте сафларына кушылып, фашистларга каршы көрәшне дәвам итәләр.
Фашистлар әлеге “корама юрган” сәясәтенең барып чыкмавын аңлый, Татар комитетында яшерен эш алып барылуын да чамалый. Рейх дошманнарын фаш итү өстендә эзлекле эш башлана. Кызганычка каршы, сатлыкҗан да табыла. Җәлилчеләргә кушылган булып йөргән Мәхмүт Ямалетдинов атлы адәм сата аларны. Ниндидер юллар белән ул сугыш азагында кызылармиячеләр сафына кушыла. Сугыштан соң шым гына, юаш кына бу кеше Казахстанда сельпо рәисе урынбасары булып эшләп йөри. Ләкин җепнең очы барыбер килеп чыга, аны 1950 елның апрелендә кулга алалар, шул ук елның октябрендә Хәрби трибунал сатлыкҗанны үлем җәза­сына хөкем итә. Ул 1951 елның гыйнварында атып үтерелә.
1943 елның июль азагында Муса Җәлил тагын Едлино лагерена подполье үзәгенең чираттагы карарын алып килә: “гитлерчылар легионерларны фронтка җибәрү­дән тыелып торгач, ерак түгел урнашкан әрмән легионерлары, поляк партизаннары белән берләшеп, ле­гионның үзендә баш күтәрергә, фронт сызыгы аша сугышып, үтеп, һөҗүм итеп килгән Кызыл Армия сафларына кушылырга”. Киңәш­мә 9 августта үтә, баш күтәрүне 14 августка бил­гелиләр. Ләкин 11 августта кулга алулар башлана. Ике-өч көн эчендә барлыгы утызлап кеше кулга алына. Богаулап, аларны тәүдә Варшава төрмәсенә китерәләр. Җәзалау­лар, сорау алулар башлана. “Нинди пар­тиядә торасыз?” дигән сорауга җәлил­челәр, һич икеләнмичә: “Мин — коммунист” дип җавап бирәләр. Соңыннан төрмәләр бер-бер артлы алышына: Тегель, Шпандау, Дрезден, Моабит һәм, ниһаять, Плетцензее. Моабитта Муса Җәлил Фоат Булатов белән бер камерада утыра, алар янына Бельгия антифашисты Андре Тиммермансны да ябып куялар. Ул камерадашлары белән аралаша, аларның ныклыгына, батырлыгына соклана. Тиммерманс исән кала, сугыш бетеп, дөньялар бераз тынычлангач, Муса Җәлил аңа ышанып калдырган шигырьләр дәфтәрен ул СССР Язучылар берлегенә тапшыра. Аның тырышлыгында “сатлыкҗан” Җә­лил һәм башка “сатлык­җаннар” турындагы дөреслек илебезгә кайтып ирешә.
“Моабит дәфтәре” басылып чыга, әдәбият күгендә Ватанга тугрылык үрнәге булып балкый, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә, “Моабит дәфтәре” Ленин премиясенә лаек була. Батырлыгы һәм әдәби казанышы өчен илнең иң югары бүләк­ләренә лаек булган – ул дөньяда бер генә кеше. Җәлилчеләр үлгәннән соң СССР орденнары белән бүләкләнә. Хәер, аларның батырлыклары да, бәлки, Советлар Союзы Герое исемен бирерлек булгандыр.
Ул вакытта — 1944 елның 12 февралендә Дрездендагы империя суды яшерен оеш­маның унбер әгъзасын үлем җәзасына хөкем итә. Алар немец рейхына каршы яшерен оешма төзүдә, “Идел-Урал” комитетында һәм легионнарда рейхка каршы җимергеч эш алып баруда, листовкалар таратып, легионерларны коралларын фашистик Германиягә каршы борырга өндәүдә, Германиянең коммунистик подпольесе белән бәйләнештә торуда гаепләнә. Легионнардагы башкүтәрүләр, легионерларның советлар ягына чыгулары яшерен оешманың турыдан-туры эшчәнлеге нәтиҗәсе дип бәһаләнә. Суд вакытында да оешманың бер генә әгъзасы да карашыннан баш тартмый. Муса Җәлил соңгы чыгышында болай дип белдерә: “Без фашизмны тар-мар итүгә керткән кечкенә өлешебез белән горурланабыз. Көрәшне арытаба дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез. Германиягә каршы җинаятьне без түгел, Гитлер палачлары эшләде”.
Җәлилчеләр әле суд карары үтәлгәнен көтеп ярты елга якын фашист төрмәсендә иза чигә. Бер-берсенә ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Фашист балтасы астында үлем көтү ничек кенә кыен булмасын, Муса Җәлил иҗат эшен дәвам итә: аның шигырьләре Ватанга, туган халкына мәхәббәт, фашистларга каршы нәфрәт белән сугарыл­ган. Мәхәббәт лирикасы да, хәтта тирән сатира һәм эчкерсез юмор белән сугарылган ши­гырьләре дә… Шагыйрьнең тоткынлыкта йөз егермедән артык шигырь һәм поэма иҗат итүе билгеле. Шуларның туксаннан артыгы “Моабит дәфтәрен” тәшкил итә.
1944 елның 25 августы. Аларны камералардан чыгаралар, әлеге йөз дә ундүрт адымлык сукмактан атлаталар. Тот­кыннарның башлары иелгән, йөзләре караңгы, дәшми-тынмый атлыйлар. Муса ничек тә иптәшләрен юатырга уйлый. Нинди сүзләр табарга соң? Көтмәгәндә ул җырлап җибәрә, “Интернационал”ны түгел, үзе­безнең татар халык җырын! Бу вакыйганың шаһиты католик рухани Юрытко сүзләренә караганда, ниндидер ят җыр. Башкалар Мусага кушыла.
Сары сандугач микән,
Кара карлыгач микән
Аны үстергән әнкәсе…
Конвойнчыларның тыярга тырышуына карамастан, җыр­лап бетерәләр, гильотина урнаштырылган бүлмәгә тыгыз төркем булып килеп басалар. Иңбашлары бер-берсенә терәл­гән, йөзләрендә… елмаю. Со­ңыннан пастор Юрытко шулай дип яза да: “Татарлар елмаеп үлделәр”.
Бу чорда фашист гильотинасы тәнәфессез дип әйтерлек “эшли”. Чит ил патриотларын гына түгел, Гитлерга каршы фетнәдә катнашкан үз кеше­ләрен дә күпләп кыралар. Җә­залаулар белән Герма­ниянең баш палачы вазыйфасын башкаручы Эрнст Равидель атлы адәм җитәкчелек итә. Бу “һөнәр” мирас булып аның ата-бабаларыннан калган булган. Сугыш азагында ул Көнбатышка качып өлгерә алмый кала. Безнеке­ләргә аның Берлиннан ерак түгел бер шәһәрчектә син дә мин яшәп ятуы билгеле була. Рейхка тугры хезмәте белән бераз байлык туплап, сабын эретү фабрикасы да ачып җибәргән икән. Палачны кулга алырга татар милләтле Ишәев һәм Мәкъсүтов фамилияле ике офицерны җибәрәләр (Бу карар очраклы рәвештә кабул ителсә дә, символик мәгънәгә ия булгандыр дип күзалларга кирәктер. Җәлилчеләрнең аянычлы язмышы әле безнекеләргә билгеле булмый). Хәрби трибунал баш палачны үлем җәзасына хөкем итә.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең язмышы турында уйланганда, күңелгә иң беренче килгән сорау: бу ныклыкның, батырлыкның тамырлары кайда? Кечкенәдән гаиләдә, мәктәптә алган тәрбиядәдер дип әйтергә генә кала. Үз телеңне, халкыңны чиксез ярату тойгысы. Заманның кайбер “демократларына” ияреп, Совет иленә карата тугрылык тойгысын да инкяр итәргә кирәкмидер. Араларында иң өлкәне Муса Җәлил — аңа утыз сигез яшь була — калганнары яшьрәкләр. Илебезнең төрле почмакларында туып-үскәннәр: Татарстанда, Башкортстанда, Казахстанда, Үзбәкстанда, Удмуртиядә, Ырынбур, Пенза өлкәләрендә. Алар шәхес булып совет чорында формалашкан, комсомолда, Коммунистлар партиясендә тәрбияләнгән.
Бөек Ватан сугышында совет халкы бердәмлеге, ил өчен, халык өчен үз-үзен корбан итәргә әзерлеге белән дә Җиңү яулады. Бу Җиңүдә җәлил­челәрнең дә өлеше бар. Аларның батырлыгы үлемсез, даннары мәңгелек!
* * *
Фоат Булатовның язмышы башка иптәшләренекеннән әллә ни аерылмый. Ул 1913 елның 23 февралендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Мәләвез авылында дөньяга килә. Үсеп җиткәч, еш кына: “Мин Кызыл Армия белән бер көндә туганмын”, — дип мактанып ала. Әйткәндәй, бу сүзләрне фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән чех патриоты Юлиус Фучик та кабатлый торган бул­ган. Баксаң, ул да 23 фев­ральдә туган икән.
Фоатның әтисе Зыятдин Мәләвез сәүдәгәрендә приказчик булып эшли. Беренче бөтен­дөнья сугышы башлану белән аны хезмәт армиясенә алалар. Сугыш беткәч, ул кире Мәлә­везгә кайтмый, Ырынбурда төпләнә. Гаиләсен дә – хатыны белән ике кызын, Фоатны – шунда алдыра. Монда кечкенә Фоат белән үсмер яшендәге Мусаның тормыш юллары кисешә. Фоат­ның әтисе Зыятдин атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсенең хуҗа­лык мөдире булып эшли, гаилә күрше “Урал” кунакханәсенең подвалында көн күрә. Мусаның әтисе Мостафа әлеге мәдрәсәдә ихата себерүче булып хезмәт сала, гаиләсе белән подвалның бер бүлмәсен били. Яшь аермалары байтак булса да, Муса белән Фоат бергә уйныйлар, Урал елгасына балыкка йө­риләр, шәһәр хулиганна­рының һөҗүменә бергәләп каршы торалар.
Фоат батыр, тиктормас малай булып үсә. Мәктәпкә бик иртә китә, яхшы укый. Чаялыгы белән кайчак укытучыларының да, ике апасы Әминә белән Наҗиянең дә теңкәләренә тия. Алтынчы сыйныфтан ул мәк­тәпне ташлый, ФЗОга кереп, токарь һөнәре ала. Ике ел заводта эшли. Егерме яшьләренә җиткәндә инде аның холкы тотрыклана. Үзаллы шөгыльләнеп, экстерн белән урта мәктәпне тәмамлый, Ленинград финанс-икътисад институтына укырга керә. Ләкин, бер ел укыгач, Казанга килеп, төзелеш институтына керә.
Ул бар булмышы белән шаулы студент тормышы эченә чума: берничә спорт секциясенә йөри, иҗтимагый тормышта актив катнаша, спек­такльләрдә уйный. Монда Фоат медицина институты студенткасы Сәгадәт белән таныша. Яшьләр өйлә­нешә, тәүге балалары Альфред дөньяга килә. Тик аның гомере бик кыска була. Кызлары Әсфирә туа.
Институт тәмамлагач, яшь гаиләне юнәлтмә белән Кырымга җибәрәләр. Фоат юл төзе­лешендә эшли, Сәгадәт — “Тау кояшы” шифаханәсе табибәсе. Яшәүләре шушы ук шифа­ханәдә.
1940 елда Фоатны Кызыл Армия сафларына чакыралар. Ул Белоруссиядә хезмәт итә. Сугышның тәүге көннәрендә үк аларның часте камауда кала. Фоатка, башка меңнәрчә хәрби тоткын кебек үк, фашист конц­лагерьларының тәмугы аша үтәргә туры килә. Соңрак ул комитет эшенә җәлеп ителә, Муса Җәлил төркеменә эләгә. Яшерен оешманың барлык эшлә­рендә актив катнаша, иптәш­ләренә үзен курку белмәс батыр көрәшче итеп таныта. Аны барысы да хөрмәт итәләр.
Шундый бер эпизод та бу турыда ачык сөйли. Инде төрмәдә үлем җәзасы көтеп утырганда фашист тәфтишчеләре аны яшерен оешма әгъзасы Фәрит Солтанбәков белән күзгә-күз очраштыралар. Ничек кенә тукмап, ничек кенә янамасыннар, ул иптәше турында мәгълүмат бирми. Шулай итеп, Солтанбәков исән кала, сугыштан соң туган малаена Фоат дип исем бирә. “Мине үлемнән Фоат кына коткарды”, — дип искә ала торган була ул.
Фоат Булатов башка җәлил­челәр белән бергә җәзалап үтерелә. Төрмәдә ул гаиләсенең һәлак булуы турында хәбәр алган була. Бер төркем халыкны Кырымнан “Зур җиргә” эваку­цияләгән вакытта алар пароходын немецлар бомбага тоткан да, ул су төбенә киткән икән. Фоат гаиләсенең фаҗи­гале язмышын бик авыр кичерә. Ә Сәгадәт кызы Әсфирә белән исән калган була.
Казанның Ирек мәйданында мәһабәт һәйкәл калкып тора. Чәнечкеле тимер чыбыкны өзеп иреккә омтылган Муса Җәлил сыны. Аның янәшәсендә, Кремль диварында, җәлилче­ләрнең мәрмәргә уелган исем­нәре. Әйе, илебез, халкыбыз батырларын онытмый. Алар турында хәтер музейларда, һәй­кәлләрдә, шәһәр, урам, теплоходлар исемнәрендә саклана. Һәм алар турында төшерелгән фильм, алар турында язылган романнар, документаль әсәрләр, драмаларда…
Бу язмабызны әзерләгәндә без Муса Җәлилнең, аның көрәштәшләренең тормыш һәм көрәш юлын ныклап өйрәнгән язучы, журналист Рафаэль Мостафинның “Муса Җәлил”, “Җәлилчеләр”, “Герой шагыйрь эзләре буйлап” дигән китапларына мөрәҗәгать иттек. Ша­гыйрьләр Ренат Харис, Бруно Зернит поэмаларын, Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилованың “Абыем турында” дигән истәлекләрен дә яңадан укып чыгарга туры килде. Әйе, күп эш эшләнгән. Тик эшлә­нәселәре дә бар икән әле.
Фоат Булатов – безнең якташыбыз. Минем әнием ягыннан бабам Габдрахман Фаткуллин заманында сәүдә белән шө­гыльләнгән, Мәләвез сәүдә­гәрләре Усманов һәм Гобәй­дуллин белән дә хезмәттәшлек иткән. Мәләвезгә килгәннәрендә Фоатның әтисе Зыятдин белән очрашмаган, аралашмаган, дисезме? Кулакка чыгарылып, Ырынбурга сөрелгәч, Зыятдин белән аларның юллары ки­сешмәгән, дисезме? Октябрь революциясе булгач, миллионер Усманов белән миллионер Гобәйдуллин чит илгә чыгып китәләр. Бабам Габдрахман НКВД козгыннары тарафыннан кулга алынып юк ителә.
Дуслык, танышлык җепләре турында уйланганда… Муса Җәлил туган Мостафа авылы безнең Куергазы районына чиктәш Ырынбур өлкәсенең Шарлык районына карый. Туган авылым Зәк-Ишмәттә дә җәберсетелүләрдән, көчләп чукындырудан Казан губернасыннан качып килгән татарлар Мостафада да гомер буе аралашып яшәгәннәр. Зәк-Ишмәт­леләр — Татарстанның Спас өязе Киек авылыннан аерылып чыккан бабаларыбыз токымнары. Шул авылда җәлилче Абдулла Алиш туып-үскән. Авылдашлар булып чыгабыз ич. Муса Җәлил һәм бик күп татар-башкорт зыялылары заманында Ырынбурның атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган. Бүген дә дини белем алырга омтылган байтак якташларыбыз шушы мәдрәсәдә укый. Бу язма авторының хәләл җефете Рәсимә Әкбәрова мәктәпләрдә кырык дүрт ел урыс теле һәм әләбияты укытып пенсиягә чыккач, “Хөсәения”дә укып дини белемгә ия булды. Бу уйлануларым бөекләр язмышыннан үзебезгә дә аз булса да “өлеш” эләктереп калырга омтылу түгел, милләттәшләребез, якташларыбыз тормышы никадәр бер-берсенә бәйләнгән булуына мисаллар гына.
Сүзем бераз читкә киткәненә укучылардан гафу үтенәм. Кызганычка каршы, Мәләвездә Фоат Булатовның исеме онытылган дисәк тә ялгышмабыз. “Мәләвез шәһәрендә 1913 елның 23 февралендә Муса Җәлилнең көрәштәше, герой-антифашист Фоат Зыятдин улы Булатов туган. 1944 елның 25 августында башка җәлилчеләр белән бергә фашистлар тарафыннан җә­залап үтерелгән” дигән сүзләр, яки башкачарак язылган мемориаль тактаташ ачылса, бик тә урынлы булыр иде. Бөек Җи­ңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән елда бигрәк тә…

Закир Әкбәров.

Читайте нас