Бүген танылган якташыбыз, Бөек Ватан сугышының легендар герое, Гитлерның шәхси дошманы, Ян Жижка исемендәге интернациональ партизан отряды командиры, «Кара генерал», Уфа шәһәре һәм Бакалы районының шәрәфле шәхесе Даян Баян улы Мурзинга 100 яшь тулыр иде.
Тик, кызганычка каршы, 2012 елның 10 февралендә ул вафат булды. Ул якты, бай эчтәлекле, мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы, озын гомер кичергән. Аның 86 ордены һәм медале бар, аларның өчесе - советларныкы: «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз», I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы партизаны» медале.
Батырга 100 яшь тулу уңаеннан бүген Кушнаренко һәм Бакалы районнарында тантаналы чаралар узды. Кушнаренкода "Кара генерал"га багышланган мемориаль такта ачылды. Аны район үзәгенең Д. Мурзин исемендәге күппрофильле педагогика колледжы бинасы диварында урнаштырдылар.
Бакалы районының Ахман авылында, Д. Мурзин һәм Н. Асанбаев исемендәге музейда танылган якташыбызның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды. Бу чарага район җитәкчелеге дә килгән иде. Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, җыелучылар алдында чыгыш ясап, «Кара генерал»ның батырлыгына соклануын белдерде.
- Безнең балаларыбыз бу геройларга тиңләшсен иде. Алар Ватаныбызны, туган җиребезне яратсын, батыр кешеләр булып үссен иде, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе.
Рамил Рамазан улы Мурзин туганы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, Даян Баян улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив, үткен һәм ярдәмчел кеше булып калган. Туган ягына шатланып кайтып, барлык туганнары, авылдашлары белән аралашкан. Ул гомер буе авыр сугыш елларында алган чыныгуны саклап кала алган, шуңа күрә ул һәрвакыт куелган максатларга ирешкән.
Шулай ук Бакалы авылында Д. Мурзин мемориалына чәчәкләр салу тантанасы булган.
Фото: Бакалы районы хакимияте