Күптән көткән халыкара чарага санаулы көннәр калды.
VI Бөтендөнья фольклориадасы 2020 елның җәендә Уфада, Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә узарга тиеш иде. Башка бик күп чаралар кебек үк, аны да күчерделәр. Президент Владимир Путин указына ярашлы, традицион мәдәниятләр фестивале 2021 елның 2-11 июлендә узачак, димәк аңа санаулы көннәр калды.
Фольклориада — ул дүрт елга бер тапкыр узучы халыкара фольклор фестивале. Чараны Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары советы оештыра. Моңа кадәр ул Голландиядә, Япониядә, Венгриядә, Көньяк Кореяда һәм Мексикада узды. Чара мәйданчыкларында 50 илдән килгән биюләрне, җырларны, музыка коралларында уйнауны, традицион уеннарны һәм халык кәсепләрен күрергә һәм ишетергә мөмкин.
Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округына бүленгән, һәр округка җиде-сигез район кергән. Һәр район үзәге һәм шәһәр округлары үзәкләре үз сәхнәләрендә чара кунакларын кабул итәчәк. Болар — 70тән артык мәйданчык, аларда, концерт чараларыннан тыш, күргәзмә-ярминкәләр, традицион уеннар, парадлар оештырылачак. Һәр ил үзенең декоратив-гамәли сәнгать осталары белән килә, алар үзләренең костюмнарын һәм уен коралларын күрсәтәчәк. Барлык мәйданчыклар да open air форматында эшләячәк, бу – фестивальнең төп таләпләренең берсе. Ачык мәйданчык кунакларның чыгышларын күпсанлы кешеләргә карарга мөмкинлек бирә.
Әлеге чарада Израиль дәүләтеннән дә кунаклар киләчәге билгеле булды. Бу хакта Фольклориаданың махсус сайтында хәбәр иттеләр (https://folkloriada2021.com/novosti/).
Израиль – 4 диңгез һәм бихисап әкияти контрастлар иле. Көнчыгыш серлелеге монда Көнбатыш прагматизмы белән кисешә, борынгы гыйбадәтханәләр һәм һәйкәлләр янында заманча архитектура үрнәкләре урын алган, ә гаҗәеп ком барханнары төрле төсле диңгез пейзажларына барып тоташа.
Израиль ярларын дүрт диңгез юа. Һәм аларның һәркайсы үзенчә уникаль. Израиль истәлекле урыннар саны буенча рекорд куя ала, аларның күбесе дөньяда иң борынгы санала һәм хаҗ кылу объектлары булып тора. Аның изге башкаласы Иерусалимның тарихы өч мең елга сузыла. Биредә легендар Иордан елгасы һәм чүллекләр урнашкан, алар илнең яртысын били. Биредә уникаль археологик объектлар һәм табигый һәйкәлләр бар. Израиль мәдәнияте күп буыннар традицияләре һәм казанышларының иҗади альянсы белән тәкъдим ителә. Ул, әлбәттә, сокландыра һәм үзенең күптөрлелеге белән таң калдыра.
VI Бөтендөнья фольклориадасында бу ил халкының мәдәнияте колоритын һәм үзенчәлеген “Аллилуйя” бию коллективы тәкъдим итәчәк.
Резида ВӘЛИТОВА.