+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
3 июль 2021, 15:15

Икеләтә шатлык бу!

VI CIOFF® Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасына билетлар инде үз ияләрен таба.

VI CIOFF® Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасына билетлар инде үз ияләрен таба.
“Бу минем өчен икеләтә шатлык һәм чын могҗиза! Ачылу тантанасына билет оттым, анда минем кызым чыгыш ясаячак! Мин мондый туры килүгә ышана да алмыйм. Фольклориада - бөтен республика өчен бәйрәм, ә безнең гаилә өчен бу гомер буена хатирәләр булачак!” — ди Бөре шәһәреннән Галина Абукаева. Ул Фольклориаданың "ВКонтакте" челтәрендәге рәсми төркемендә репостлар конкурсында җиңеп, "Маски" ансамбле составында фестивальне ачу тантанасында катнаша торган кызына ярдәм итәргә килгән. Хатын җиңүгә исәп тотмаганын, аның турында белгәч, бик сөенгән һәм туганнары, дуслары белән күңелле хәбәр белән уртаклаша.
Исегезгә төшерәбез, "ВКонтакте" кулланучылары VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасының турыдан-туры трансляциясен фольклорчылар берләшмәсендә 17 сәгатьтә карый алачак.
#Фольклориада2021 #Башкортстан #WorldFolkloriadaRussia #CIOFF_Russia
Фото: Башкортстан Мәдәният министрлыгы
Читайте нас: