+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
3 июль 2021, 17:44

"Уфа-Арена"да Фольклориаданы ачу тантанасы бара

Шушы минутларда башкалабызда "Уфа-Арена"да алтынчы Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы бара.

Шушы минутларда башкалабызда "Уфа-Арена"да алтынчы Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы бара.
Тантана берничә - "Җир", "Җан", "Мирас" блокларыннан тора. Алар халык гореф-гадәтләренә - фольклорга нигезләнгән.
Фольклориаданың гимны яңгырады. Аны башкаручыларның берсе - дөньякүләм билгеле Әскар Абдразаков.
Арытаба Фольклориаданың флагы күтәрелде.
Фольклориадага килүчеләр парады үтә.
Фольклориаданың рәсми өлешендә кунакларны, катнашучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. "Безнең мәдәниятләребез, гореф-гадәтләребез төрле булса да, бүген без - бергә! - диде Радий Фәрит улы. - Башкортстанга килгән 37 дәүләт вәкилләре иң матур тәэссоратлар алып кайтып китәр, дип ышанам".
СIOF президенты Филипп Боссан сүз алды һәм күп сәламнәрен, яхшы теләкләрен җиткерде, фестивальгә уңышлы эш теләде. Башкорт телендә уйнарга-җырларга чакырды.
Финал өлеше "Фольклориада, сәлам!" дип атала.
Тантанада 1000нән артык артист катнаша. 500дән артык интеллектуаль яктылык приборлары, 800 квадрат метр яктылык-диодлы экран, тантана өчен махсус әзерләнгән уникаль механизмнар һәм автоматлаштыру системалары, дистәләгән заманча лазер видеопроекторлары, 100 киловаттан артык тавыш җиһазлары, төтен һәм крио эффектлар эшләтелде.

Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: