+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 16:45

Филлип Боссан: "Барысы да искиткеч булды"

"Торатау" Конгресс-холлының матбугат үзәгендә конференция узды.

"Торатау" Конгресс-холлының матбугат үзәгендә конференция узды.
Матбугат конференциясендә Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан, CIOFF Русия милли секциясе президенты, Василий Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, Башкортстан халык иҗаты республика үзәге генеральный директоры, VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе Башкарма директоры Артур Әлибаков, Бөтендөнья фольклориадасын ачу һәм ябу тантанасының директоры һәм режиссеры, “Фольклориада йөрәге” фестивале координаторы Айдар Зөбәйдуллин журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Сорауларның күбесе кичә узган ачылу тантанасына кагылышлы булды. Сораулар урыс, инглиз, француз телләрендә дә яңгырады.
- Барысы да искиткеч югары сыйфатта булды. Мин үзем бик күп чараларда катнашканым булса да, мондый искиткеч ачылу тантанасын күргәнем булмады. Оештыручыларга, режиссерга, катнашкан һәр коллективка зур рәхмәтләремне белдерәм, - диде Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан.
VI Бөтендөнья CIOFF фольклориадасы ачылыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале белән параллель охшашлык үткәрде. Быелгы Фольклориадада да безнең республикага килгән иҗат коллективларының 90 процентын яшьләр тәшкил итә. Бу хакта Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының Халыкара советы президенты CIOFF Филипп Боссан белдерде.


«Коллективлар CIOFF милли секцияләре җитәкчелегендә илләрне үзләре сайлады. Әйтик, Мексикада конкурс сайлап алуында 25 коллектив катнашты. Әлбәттә, коллективларда өлкән буын да бар, тик факт булып кала бирә - кагыйдә буларак, алар - студентлар. Минемчә, аларның үзләре эшләгән эшләренә карата дәртләре күбрәк», — дип билгеләп үтте Филипп Боссан.


CIOFF президенты ассызыклаганча, Фольклориада коронавирус пандемиясеннән соң һәм Токиода Олимпия уеннары алдыннан дөньяда беренче эре халыкара чара булды.


"Бу - минем Уфага алтынчы визитым. Миңа монда барыннан да бигрәк дуслык ошый, коммуникацияләр төзегәндә төп максатыбыз — кешеләр белән тынычлык сөюче мөнәсәбәтләр төзү. Монда без эшкә сәләтле һәм хезмәт сөючән команда төзи алдык. Һәм иң зур байлык — Башкортстанда яшәүче бик яхшы кешеләр", - диде Боссан әфәнде.


Бүген VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында узачак дөнья халыклары парады һәм хороводында бөтен Русиядән халык иҗаты йортлары һәм үзәкләре директорлары катнашачак. Алар барысы да илнең төрле төбәкләреннән килгән халыкларның милли костюмнарын тәкъдим итәчәк. Бу хакта журналистларга брифингта Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова хәбәр итте.


"Уфага Русиянең 57 төбәгеннән вәкилләр килде, кайберләре, бәлки, тагын килер. Алар барысы да үзләре белән милли киемнәр алып килергә һәм киенергә тиеш. Безнең иҗат йортыннан да берничә хезмәткәр, яшь кызлар килде, бу матур булыр дип уйлыйм. Аларның этник үрнәкләр буенча яңадан тергезелгән костюмнары булачак. Алар парадның финалында барачак", - дип аңлатты Тамара Валентиновна.


Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: