+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 21:50

"Сәнгать кешеләрне һәрвакыт якынайта"

Уфада, “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында, Башкортстанда узучы бәйрәмнең төп мәйданчыгы - “Фольклориада йөрәге” эшләде. Катнашучыларны һәм тамашачыларны экраннан Русия мәдәният министры Ольга Любимова сәламләде.

Уфада, “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында, Башкортстанда узучы бәйрәмнең төп мәйданчыгы - “Фольклориада йөрәге” эшләде. Катнашучыларны һәм тамашачыларны экраннан Русия мәдәният министры Ольга Любимова сәламләде.
"Кадерле дуслар! VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыручыларны, катнашучыларны һәм кунакларны сәламләүгә шатмын. Безнең талантларга һәм традицияләргә бай ил өчен дөньякүләм мәдәни тормышта уникаль күренешкә әверелгән шундый әһәмиятле фестиваль уздыру - зур горурлык. Масштаблы программа төрле илләрдән килгән артистларның якты чыгышларын, халык кәсепләре осталарының күрсәтмә дәресләрен, фольклор эшлеклеләренең күргәзмәләрен һәм конференцияләрен үз эченә ала. Фольклориада вакыйгаларның мондый төрлелеге белән башка шундый фестивальләрдән аерылып тора. Әлеге проект героик эпосларда, дастаннарда, җырларда һәм биюләрдә халыкка тәкъдим ителгән үзенчәлекле халык иҗатын ача.
Ышанам ки, Башкортстан Республикасында яшәүчеләрнең шат күңеллелеге һәм уңайлы инфраструктурасы аркасында чаралар югары оештыру дәрәҗәсендә узар. Сезне бер-берегезгә игътибарлы, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә һәм үзенә карата сизгер булырга, шулай ук фольклориада үткәрүдә билгеләнгән барлык чикләүләрне һәм таләпләрне сакларга чакырам.
Сәнгать кешеләрне һәрвакыт якынайта. Фестиваль дәүләтара мәдәни хезмәттәшлеккә безнең уртак өлешебез булачак.
Сезгә ныклы сәламәтлек, якты ачышлар һәм яхшы кәеф телим!"
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: