+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 19:54

Дүртөйледә Фольклориада гөрли!

Бүген Дүртөйледә зур бәйрәм гөрли - Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында шәһәргә җиде илдән кунаклар килде.

Бүген Дүртөйледә зур бәйрәм гөрли - Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында шәһәргә җиде илдән кунаклар килде.

Дүртөйлегә Һиндстан, Парагвай, Чили, Бенин, Эстония, Хорватия, Әзербайҗаннан иҗади коллективлар килде. Аларны Район мәдәният сарае янында тантаналы рәвештә каршы алу оештырылды.

Бәйрәм концертын Дүртөйле талантлары ачып җибәрде. "Бәллүр" татар , "Шонанпыл" мари фольклор ансамбльләре, "Альянс" үрнәкле бию төркеме һәм башка үзешчән артситларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Чит ил кунаклары да сынатмады: тамашачы хозурына берсеннән-берсе чагурак, тәэсирлерәк программалар тәкъдим иттеләр.

- Русиядә, Башкортстанда, Дүртөйледә беренче тапкырбыз, әмма биредә беренче минуттан ук үз кешегә әйләндек: һәркайда безне ачык йөзле, мөлаем кешеләр каршы ала. Шулкадәр кунакчылсыз! Рәхмәт! - дип уртаклашты Бенин вәкилләре.

Район Мәдәният сарае янындагы мәйданда әле дә күңелле бәйрәм концерты гөрли, яше-карты төрле халыкларның дәртле көй-моңнарына кушылып бии, рәхәтләнеп күңел ача.

Фото: Миләүшә Латыйпова.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: