+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 22:07

Дүртөйлене күрүебез белән бәхетлебез!

Бу фотодагы милли киемдәге сылу ханымнарны күпләрегез таныйдыр, бәлки. Әйе, болар Дүртөйле районының "Ак калфак" оешмасы" әгъзалары! Бениннан килгән Фольклориада кунаклары белән аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Бу фотодагы милли киемдәге сылу ханымнарны күпләрегез таныйдыр, бәлки. Әйе, болар Дүртөйле районының "Ак калфак" оешмасы" әгъзалары! Бениннан килгән Фольклориада кунаклары белән аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Бенин егетләре һәм кызлары да бик аралашучан, ачык йөзле кешеләр булып чыкты. "Ак калфак"лыларның яудырган сорауларына җентекле җаваплар бирделәр, бик теләп истәлеккә фотога төштеләр.

- Сездә эссе генә икән, - диде Коффи Алладе. - Русиядә мин салкынрак дип уйлый идем. Илегез миңа бик ошады. Искиткеч матур табигать кочагында яшисез. Калын урманнар, тирән күлләр, киң болыннар сокланып туймаслык. Табигый байлыклар ягыннан да Русия күп илләрнең борынына чиртә. Ә сезнең иң зур байлыгыгыз - ул, әлбәттә, эшчән, тату халкыгыз! Фольклориадада катнашуыбыз, Русияне, Башкортстанны, Дүртөйлене күрүебез белән без чиксез бәхетле!

Бенин һәм башка илләрдән килгән кунакларга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов истәлекле бүләкләр - сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясаган күркәм сувенирларын тапшырды. Алар, вакытлар үтсә дә, чит илдән килгән дусларыбызның күңелендә якты бер хатирә булып сакланыр.

Фото: Миләүшә Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: