+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 19:35

Фестиваль халыкларны берләштерә

Салаватта төп мәйданда Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Индонезия һәм Русия делегацияләрен атказанган халык иҗаты коллективы, “Агыйдел” бию ансамбле кунакчыл каршы алды.

Салаватта төп мәйданда Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Индонезия һәм Русия делегацияләрен атказанган халык иҗаты коллективы, “Агыйдел” бию ансамбле кунакчыл каршы алды.
- Халыкара фестивальне туган шәһәрдә сәламләү - уникаль мөмкинлек. Бүген без башкорт биюендә һәр хәрәкәткә халык рухын күрсәтү өчен бөтен көчебезне саоырга һәм хисләребезне күрсәтергә тырыштык, - ди биючеләр.
Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Русия, Индонезия коллективлары катнашлыгында зур бәйрәм Салаватның В.И. Ленин исемендәге мәйданында узды. Иртәдән үк "Салават Арбаты" территориясендә халык осталары күргәзмәсе эшләде.
"Салават Арбаты" агачтан, каеннан ясалган колоритлы эшләнмәләр, киез, башкорт халык бизәнү әйберләре белән гаҗәпләндерә. Теләүчеләр осталык дәресләрендә катнашты. Чүлмәк ясау серләрен Рифат Яппаровтан өйрәнде. Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее экспозициясе аерым мактауга лаек, анда Башкортстанда яшәүче халыкларның милли киемнәре, көнкүреш әйберләре һәм йорт кирәк-яраклары тәкъдим ителгән, музей хезмәткәрләре борынгы бабаларыбызның ничек файдаланганын сөйләргә һәм күрсәтергә әзер. Салаватлылар һәм шәһәр кунаклары күргәзмәгә актив кушылды, әлбәттә, Бөтендөнья фольклориадасы кунаклары катнашлыгында зур концертны көттеләр.
- Бөтендөнья фольклориадасын мин узган ел ук көттем. Ләкин, кызганычка каршы, пандемия бәйрәмне узган ел уздырырга мөмкинлек бирмәде. Фольклориададан тәэссоратлар бик яхшы, шатлыклы. Өченче көнне телевизордан ачу тантанасын карадык, кичә - катнашучылар амфитеатрда әйлән-бәйлән йөрргәнен күрдек. Бу бәйрәм кешеләр бергә, дус һәм тату яшәсен өчен кирәк, ул берләштерә, - дип саный Салаватта яшәүче Сергей Меньшиков.
Фото: Павел Бизикин.
Читайте нас: