+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 21:15

Фольклориада кунаклары - Әбҗәлилдә

5 июльдә Әбҗәлил районында Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар концерт белән чыгыш ясады.

5 июльдә Әбҗәлил районында Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар концерт белән чыгыш ясады.
Әбҗәлил җиренә Албания, АКШ, Коста-Рика, Кыргызстан, Черногория, Венгрия, Швейцария коллективлары килде.
Әйтик, Америкадан бию ансамблендә Орегон, Вирджиния, Көньяк Каролина, Юта, Гавайя штатлары вәкилләре халык иҗаты белән шөгыльләнә. Аларның коллективы якынча өч дистә ел эшли.
Әскар артистларны эссе көннәрдән соң салкынча һава торышы белән каршы алды. Бу көннәрдә 2-3 сәгать йоклаган кунаклар шунда ук репетицияләр ясый, кәсепчеләр һәм кул эшләре күргәзмәләре белән таныша, интервью бирә башлады. Аннары сәхнәгә чыктылар.
Авылның үзәк мәйданында тамашачылар җыелды, алар төрле халыкларның мәдәнияте, җырлары, биюләре белән кызыксынып таныштылар.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: