"Фольклориада җир шарында яшәүче төрле милләт, халык вәкилләрен берләштерү, туганлаштыру максатына хезмәт итә. Без аны көтеп алдык", - дип уртаклашты Эстониядән килгән кунаклар. Ә менә аларның берсе Дүртөйледә үзенең солдат хезмәтен бергә үткән дустын очратты!
Алар кочаклашып күреште. Райву Юлеманте дистәләрчә еллар узганнан соң армия хезмәтен бергә үткән дусты - билгеле журналист һәм балалар язучысы Илдус Тимерхановны очратуына балаларча сөенде. Илдус Хәмит улы да дулкынлануын яшермәде. Райву урыс телен яхшы белә, шуңа аның белән сөйләшү өчен тәрҗемәче чакырырга туры килмәде.
- Без Уссурийск шәһәре янында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттек, - дип уртаклашты алар. - Беренче көннән үк дуслаштык. Армия хезмәте җиңел булмаса да, ул ике ел күңелебездә яшьлегебезнең иң матур хатирәләренең берсе булып саклана.
Райву Юлеманте - гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес, хәзер өлкән яшьтә булса да бию сәнгатен ташламый. Ул тәнне генә түгел, җанны да яшь килеш сакларга ярдәм итә, ди.
Рәсемдә: Илдус Тимерханов (уртада) һәм аның хезмәттәше Райву Юлиманте.
Фото: Миләүшә Латыйпова.