+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 23:05

Русиягә беренче тапкыр килгән чит ил кунакларын нәрсә гаҗәпләндергән?

3 июльдә Халыкара фольклор фестивале старт алды, ул быел беренче тапкыр Русиядә уза. Чит ил коллективлары Башкортстан Республикасы башкаласына 1 июльдә килә башлады. Шушы аз вакыт эчендә кунаклар Русия мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга өлгерде.

Фольклориада тәрҗемәчеләре чит ил кешеләренең бездәге гадәти булмаган кебек тоелган һәм барыннан да бигрәк гаҗәпләндергән күренешләр турында тәэссоратларын туплаган:
"Русиялеләр бөтен ризыкларга диярлек укроп өсти! Безнең Австриядә аны билгеле бер ризыкларда гына кулланалар".
"Кураторыбыз чәйгә сөт өстәвенә шаккаттык! Без бу ике ингредиентны бутарга мөмкин дип уйламый идек тә. Шулай ук Калининградның Европа территориясендә булса да, Русия шәһәре икәнен белдек", - дип шәрехли Панама коллективы.
"Русиялеләрнең нигездә әтисенең фамилиясен һәм атасының исемен йөртүе гаҗәпләндерде, шул ук вакытта безнең ике исем һәм ике фамилия: берсе - әтинеке, икенчесе - әнинеке" - дип уртаклашты Колумбиядән катнашучылар.
"Без беренче тапкыр карабодай ашап карадык. Аның тәме безгә бик сәер тоелды", - дип шәрехләде Испаниядән килгән кунаклар.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: