+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 11:10

VI Бөтендөнья фольклориадасы республика буйлап атлый

CIOFFның VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар республика буенча йөри башлый. Инде бүген үк коллективлар 4 фестивальдә чыгыш ясаячак. Тамаша концерт программалары республиканың 22 муниципаль берәмлегендә узачак.

CIOFFның VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар республика буенча йөри башлый. Инде бүген үк коллективлар 4 фестивальдә чыгыш ясаячак. Тамаша концерт программалары республиканың 22 муниципаль берәмлегендә узачак.
Бүген 13.00 сәгатьтә фестиваль Салават шәһәрендә башлана (Первомайская урамы, 2а, «Нефтехимик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан). Тамашачыларга Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Индонезия, Русия илләренең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак.
15.00 сәгатьтә Камерун, Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективлары Мишкә районында (Мишкә авылы, Спорт урамы, 42, «Триумф» комплексы каршындагы мәйдан) чыгыш ясаячак.
Шул ук вакытта катнашучыларны Дүртөйле районы кабул итәчәк (Дүртөйле шәһәре, Ленин урамы, 39, хакимият бинасы каршындагы мәйдан). Матур программаны Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай һәм Бенин иҗат коллективлары күрсәтәчәк.
15.00 сәгатьтә концерт программасы шулай ук Әбҗәлил районында (Аскар авылы, Ленин урамы, 39, хакимият бинасы каршындагы мәйдан) башланачак, анда үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләр вәкилләре күрсәтәчәк.
Республиканы иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.
Чит ил кунакларының чыгышларын Уфа шәһәрендә дә күрә алачаклар. 14.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданчыгында Польша, Панама, Италия иҗат ансамбльләре уникаль шоу күрсәтәчәк.
18.00 сәгатьтә "Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрында иҗат коллективлары фольклор коллективлары: Болгария, Испания, Казахстан, Колумбия катнашлыгында концерт программасы старт алачак. Кичәнең хедлайнерлары булып Ырынбур дәүләт академия халык хоры, Русия җырчысы Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana фолк проекты торачак.
Конгресс-холл алдындагы мәйданда халыкара кәсепчеләр күргәзмәсе көн саен эшләячәк.
Көн саен 11.00дән 17.30 га кадәр Башкортстан Милли музеенда «Дөнья халыклары битлекләре» халыкара күргәзмәсе һәм «Дөнья халыкларының музыка уен кораллары» халыкара фотокүргәзмәсе эшләячәк. Керү ирекле.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: