+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 23:15

Дәүләтнең көче - халыклар дуслыгында

Нуриман районының Иске Бедәй авылыннан Вадим Асеев бер атна элек кенә армиядән кайткан. Нуриманлыларга ул Асеевлар гаиләсенең халык фольклор ансамбле катнашучысы буларак та, биатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат буларак та билгеле. Һәм бүген ул елның иң зур вакыйгасында - Бөтендөнья фольклориадасында катнаша.

- Корабтан балга эләктем, - дип шаярта Вадим. - Әле кичә генә белдем, безнең гаилә Фольклориадада чыгыш ясаячак икән. Мин иҗат белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Әти һәм сеңлем белән репетиция ясадык - һәм бүген без сәхнәдә!
Польша, Панама, Греция, Казахстан, Колумбия коллективлары вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясау - зур мәртәбә. Миңа аларның иҗаты бик ошады! Алар безнең чыгышлардан да канәгать калды дип беләм.
Без күпмилләтле районда яшибез. Ә дәүләтнең көче халыклар дуслыгында чагыла.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: