+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 23:45

Дөнья талантлары - Караиделдә

Бүген Караидел авылында VI Бөтендөнья фольклориадасының чираттагы тамашалары узды. Күпкырлы мәдәниятләре белән аерылып торган җиде ил вәкилләре район халкына үзләренең музыкаль программаларын күрсәтте. Бу көнне район үзәгенең төп мәйданында бик күп өлкәннәр һәм балалар җыелды. Һәм бу гаҗәп тә түгел - мондый күләмле чара Караидел җирендә беренче тапкыр узды.

Македония, Перу, Франция, Румыния, Беларусь, Фәләстин, Эквадор коллективлары тамашачыларга көчле композиция колориты тәкъдим иттеләр. Муниципалитет халкы һәм кунаклары, кулларын кызганмыйча, һәр фольклор төркеменә кул чаптылар.
Чит ил кунаклары өчен бу көнне дүрт ишегалды: башкорт, татар, урыс һәм мари, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләде. Румыния һәм Эквадор вәкилләре капчык киеп һәм көянтә белән йөгерү, гер күтәрү кебек милли уеннарда рәхәтләнеп һәм зур дәрт белән катнаштылар.
Палестина һәм Беларусь коллективлары чыгышларына әзерлек вакытында дустанә бию баттлы оештырдылар, шуның белән башка катнашучыларның игътибарын җәлеп иттеләр.
«Караидел» гәзитенә биргән интервьюсында Перудан килгән Игнасио Хосе Карлос Фольклориаданың югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Ул беренче тапкыр Русиягә килгән һәм Караидел табигате һәм анда яшәүчеләрнең кунакчыллыгы белән тәэсирләнгән. Хосе Карлос барлык оештыручыларга сәлам тапшырды һәм аларны бик яхшы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: