"Фольклориада йөрәге" бүген дә үз эшен дәвам итә.
"Торатау" Конгресс-холлы амфитеатрында сәхнәгә бер-бер артлы чагу концерт номерлары күрсәтелә.
Бүген киңкүләм мәдәни фестивальнең төп мәйданчыгында Австрия, Боливия, Италия, Русия иҗат коллективлары да катнаша. Ә инде бүгенге концертның хедлайнеры - "Евровидение"дә катнашкан Русия җырчысы Манижа булачак.
Шулай ук, көндезге сәгатьләрдә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданчыгында Башкортстанның иҗат ансамбльләре, аерым алганда, «Мирас» фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында урнашкан "Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе дә эшләде.
Фото: Динар Кәлимуллин.