+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 10:10

«Фольклориада йөрәге”ндә — Манижа!

Бүген кич 18.00 сәгатьтә Уфадагы киңкүләм мәдәни фестивальнең төп мәйданчыгының хедлайнеры Евровидениедә катнашучы җырчы Манижа булачак. Моннан тыш, «Фольклориада йөрәге» концерт программасында Австрия, Боливия, Италия, Русия иҗат коллективлары да катнаша.

Бүген кич 18.00 сәгатьтә Уфадагы киңкүләм мәдәни фестивальнең төп мәйданчыгының хедлайнеры Евровидениедә катнашучы җырчы Манижа булачак. Моннан тыш, «Фольклориада йөрәге» концерт программасында Австрия, Боливия, Италия, Русия иҗат коллективлары да катнаша.
Шулай ук 14.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданчыгында Башкортстанның иҗат ансамбльләре, аерым алганда, «Мирас» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Республиканың дүрт районында да тамашалар, концерт программалары узачак:
- 13.00 сәгатьтә фестиваль Нуриман районында (Красная горка авылы, Совет урамы, 57, Мәдәният сарае каршындагы мәйдан) башлана. Тамашачыларга Польша, Греция, Панама, Казахстан, Колумбия кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булачак.
- 13.00 сәгатьтә Словакия, Испания, Индонезия, Мексика, Болгариядән килгән коллективлар Стәрлетамак шәһәрендә (Стәрлетамак, Октябрь проспекты, 35, шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйдан) чыгыш ясаячак.
- 13.00 сәгатьтә катнашучыларны Караидел районы (Караидел авылы, Ленин урамы, 9, район Мәдәният сарае каршындагы мәйдан) кабул итәчәк. Анда Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния иҗат коллективлары матур программа тәкъдим итәчәк.
- 13.00 сәгатьтә концерт программасы Бөрҗән районында (Иске Собхангул авылы, Ленин урамы, 74, Мәдәният сарае бинасы каршындагы мәйдан) башланачак, анда Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләр вәкилләре үзләренең мәдәниятләрен һәм традицияләрен күрсәтәчәк.
Башкортстан Республикасын иҗади форумда шәһәр һәм районнарның сәнгать коллективлары тәкъдим итәчәк.
Фестиваль "Роспотребнадзор" таләпләренә туры китереп үткәреләчәк. Битлек режимын үтәп, керү ирекле.
Фото:
goodhouse.ru
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: