+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 17:59

Фольклориада, Яңавыл сине көтте!

Бүген Яңавыл шәһәре Бөтендөнья фольклориадасын каршы алды.

Бүген Яңавыл шәһәре Бөтендөнья фольклориадасын каршы алды.
Чит илдән килгән кунаклар республиканың шәһәр-районнары белән танышуны дәвам итә. Һиндстан, Парагвай, Чили, Бенин, Эстония, Хорватия, Әзербайҗан иҗади коллективларыннан торган делегация бүген Яңавыл шәһәрендә. Кунакларны республиканың иң төньяк төбәге шатланып каршы алды, аларны сәламләргә яше-карты җыелды. Бәйрәм чараларын тантаналы төстә Яңавыл талантлары ачып җибәрде. Аларны сәхнәдә чит ил артистлары алыштырды, халык Фольклориада кунаклары башкаруындагы ят биюләрне яратып, сокланып карады, җырларын тыңлады.
- Мәдәният халыкларны берләштерә. Без башкорт көйләрендә үзебезнең ил мотивларын тоябыз, күрәсең, бар кешелек бер тугандыр, ерак-ерак тамырларыбыз бердер. Биредәге ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл халык безнең күңелләрне әсир итте. Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр, - ди Чили кунаклары.
- Безгә тыныч яшәр һәм Җир шарын саклар өчен берләшергә кирәк. Кемнең нинди телдә сөйләшүе, нинди төстә булуы мөһим түгел. Иң мөһиме - татулыкка омтылу, бер-беребезне хөрмәт итү, үзара аралашу һәм мәдәниятне үстерү, - ди Парагвайдан килгән кунакларыбыз, "Айбероамерикано" фольклор ансамбле әгъзалары.
- Башкортстан безне бик җылы каршы алды, башкалада экскурсиядә булдык. Уфа - чал тарихлы, бик матур шәһәр. Милли батыр Салават Юлаев һәйкәле янында булдык. Кичә без Дүртөйле шәһәрендә искиткеч матур тамаша карадык, бүген менә Яңавыл шәһәре безне каршы алды. Сездәге халык шундый кунакчыл! Бу башкорт-татар, урыс, мари халкының матур йоласы. Шушы матур сыйфатларны саклап килгән милләтләргә сокланып йөрибез, - ди алар.
Яңавылда чит ил кунаклары үзләре дә искиткеч матур тамаша күрсәтте.
Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов кунакларны сәламләде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Гөлнара Гыйлемханова.
Яңавыл шәһәре.
Автор фотосы.
Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: