+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 11:14

Фольклориада якташларны очраштырды!

Кичә Дүртөйле районы Фольклориада кунакларын кабул итте. Ул район елъязмасында һәм кешеләр хәтерендә уелып калырлык киң колачлы чагу чара булды.

Кичә Дүртөйле районы Фольклориада кунакларын кабул итте. Ул район елъязмасында һәм кешеләр хәтерендә уелып калырлык киң колачлы чагу чара булды.

Фольклориаданың онытылмас мизгелләре күп булды. Шуларның берсе - меңләгән чакрым ераклыкта гомер кичергән якташларның очрашуыдыр, мөгаен.

Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Гюнель Фаик кызы Фараджова, Әзербайҗан делегациясе килүен көтеп алдым, чөнки мин тамырларым белән шул гүзәл яктан, дип уртаклашты. Якташлары белән алар үз туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләште, бергәләп әзербайҗан халкының билгеле җырын да башкарып алды, истәлеккә фотога төште, телефон номерларын алмашты.

- Дүртөйле шәһәрендә гаиләм белән 13 ел гомер кичерәм, - дип бәян итте Гюнель. - Адәм балаларын язмыш йөртә бит. Әмма бу матур шәһәрдә төпләнүебезгә һич үкенмибез, ул беренче күрүдән йөрәгебезне яулады. Биредә яшәүче кешеләр дә яхшы күңелле, ярдәмчелләр, безне читкә типмәделәр. Гомумән, монда күп төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Моңа сөенеп бетә алмыйбыз.

Гюнель ире Азат белән үз эшләрен ачканнар. Аларның матурлык салонын Дүртөйледә белмәгән, аның хезмәтләреннән файдаланмаган кеше сирәктер.

Әзербайҗан делегациясе җитәкчесе Юсиф Маммадов үз илләре хакында сөйләгәндә Әзербайҗанда урыс телендә белем бирелүче мәктәпләрнең бихисап булуын, оныгының да нәкъ менә аларның берсендә укып йөрүен, алар яшәгән Баку шәһәренең һәм туган илләренең көннән-көн күркәмләнүен, сәнәгать, икътисад үсеше хакында горурланып сөйләде.

- Мин бию сәнгатендә 44 ел, - диде ул. - Әле дә биим. Безнең "Ритм" бию ансамбле бүген сезнең өчен иң дәртле биюләрен башкарачак.

Фото: М. Латыйпова.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: