+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 23:10

"Халык уеннарын уйнадык"

Нуриман районында Бөтендөнья фольклориадасы кысаларындагы фестивальдә Польша, Греция, Панама, Казахстан һәм Колумбия кунаклары район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда традицион халык уеннарын уйнады.

Чит ил кешеләре кашыкка йомырка салып, көянтә күтәреп йөгереп йөрде, капчык киеп узышты, күзләрен йомып чүлмәк ватты, капчыклар белән сугышты.
Мөгаен, кунаклар өчен иң популяр һәм яраткан ярыш җәядән ук ату булгандыр. Спорт мәктәбенең тренерлары кунакларга, җәядән ук ату - элек-электән башкортлар белгән сәнгать, дип сөйләде. Башкорт сугышчысының төп коралы булып озак вакыт җәя торган. Башкорт җәясе тарихы чит ил кешеләрен кызыксындырды.
Фото: "Башинформ"
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: