+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 17:20

VI Бөтендөнья фольклориадасы - Мишкәдә!

Колоритлы милли биюләр, үзенчәлекле җырлар, ачык төсләр һәм иң мөһиме - җылы, дустанә мохит... Мишкә авылы VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы кунакларны кабул итте.

Колоритлы милли биюләр, үзенчәлекле җырлар, ачык төсләр һәм иң мөһиме - җылы, дустанә мохит... Мишкә авылы VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы кунакларны кабул итте.
Тамаша программасында Белоруссиядән иҗат коллективлары («Лирники» халык музыкасы ансамбле), Палестина («Гурба Лажи» бию коллективы), Перу («Бисентенарио» фольклор коллективы), Румыния («Мартисорул» фольклор коллективы), Төньяк Македония («Илинден» халык биюе ансамбле), Франция («Лез Энфан Д’Арузио» фольклор коллективы) һәм Эквадор («Митад Дель Мундо» фольклор коллективы) артистлары катнашты.
Сәламләү сүзе белән бәйрәм кунакларына һәм катнашучыларга Башкортостан Хөкүмәтенең социаль үсеш департаменты директоры Г. Гарифуллина һәм Мишкә районы хакимияте башлыгы П. Трапезников чыгыш ясадылар.
Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары CIOFF® Филипп Боссанның килүе Мишкә районында яшәүчеләр өчен чын сюрприз булды. Ул Мишкә районының матурлыгына, шулай ук биредә үз традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә, мари фольклорын саклауга зур хөрмәт белән карауларына таң калды.
Һәр коллектив халыкны үзенең традицион мәдәнияте, гореф-гадәтләре, ритуаллары белән таныштырды, халык биюләрендә һәм җырларында милли күптөрлелекнең барлык бизәкләрен күрсәтте. Тамашачылар кунакларның чыгышын алкышлап каршы алды.
Фото: Мишкә районы хакимияте
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: