+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 15:57

"Башкорт балы тәмле!"

- Мин сезгә Парагвай балын тәмләтеп карар идем, - ди "Айбероамерикано" төркеме биючесе Катриэль. - Миңа биредә бик нык ошый, кешеләрнең йөзеннән елмаю китми - алар шундый ачыклар, кунакчыллар. Башкортстан безне тәмам әсир итте! Соңрак минем сезнең илгә турист булып килергә теләк бар, ул вакытта күбрәк йөреп һәм күреп булыр иде!Фольклориада кунаклары бүген Тәтешле төбәгендә кунакта.

- Мин сезгә Парагвай балын тәмләтеп карар идем, - ди "Айбероамерикано" төркеме биючесе Катриэль. - Миңа биредә бик нык ошый, кешеләрнең йөзеннән елмаю китми - алар шундый ачыклар, кунакчыллар. Башкортстан безне тәмам әсир итте! Соңрак минем сезнең илгә турист булып килергә теләк бар, ул вакытта күбрәк йөреп һәм күреп булыр иде!
Катриэль инженер университеты студенты, кечкенәдән бии. Фольклориадага килгән алар делегациясендә балериналар да, судьялар да, студентлар да бар. Төркемдә егетләр дә бии, тик Русиягә кызлар төркеме генә килгән.
- Төрле илләрнең мәдәнияте төрле, биюләр, җырлар бик нык аерыла, әмма безне сәхнә, җырлар, биюләр якынайта, туганлаштыра. Бер-беребезнең чыгышларын зур кызыксыну белән күзәтәбез, - ди Катриэль.
Катриэльдан башкорт балы турында сорагач, ул елмаеп җибәрде.
- Мин башкорт балын тәмләп карадым, ул бик ошады, шундый тәмле! Минем сезгә Парагвай балын ашатып карыйсым килә - ул бөтенләй башка, ышанам, - сезгә ошар иде!
Гөлнара Гыйлемханова.
Тәтешле районы.
Автор фотосы.
Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: