+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 23:05

“Башкортстанга кунакчыллык, уңай хис-кичерешләр өчен рәхмәт!”

Учалы районы VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы Албания, Коста-Рика, Венгрия, Кыргызстан, Швейцария, Черногория һәм АКШ делегацияләрен каршы алды.

Учалы районы VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучы Албания, Коста-Рика, Венгрия, Кыргызстан, Швейцария, Черногория һәм АКШ делегацияләрен каршы алды.

Кунаклар өчен милли башкорт уеннары өчен мәйданчык һәм халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Чит ил кунаклары зур кызыксыну белән эшләнмәләрне, бизәнү әйберләрен карады, курай һәм кубыз уеннарын үзләштерде. Кунакларга җәядән ук ату, чукмар ыргыту һәм чыбыркы шартлату ошады, күп кенә кунаклар үзләренә Учалы яшмасыннан милли бизәнү әйберләрен алды.

Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов җылы сәламләделәр.

Венгриянең «Kecskemet» коллективы халыкара форумда чыгыш ясауга «Карабай» башкорт халык җырын өйрәнгән. Чит ил кунаклары башкаруында күпләргә таныш җыр "Горняк" стадионында да яңгырады. Коллектив аны берничә ай өйрәнгән, шуңа күрә чит ил кешеләре авызыннан барлык башкорт сүзләре ачык һәм аңлаешлы яңгырады. Тамашачылар аларның чыгышын алкышлады.

- Бәйрәмгә гаилә белән килүебезгә бик шатбыз. Биш яшьлек улыбыз Дамир, авызын ачып, сәхнәгә карап, артистларны күзәтеп торды, - дип сөйли Марина Зарипова. - Ул хәтта Коста-Рикадан килгән музыкантлар башкарган "Калинка-малинка"га кушылып җырлап та җибәрде. Без сувенирлар сатып алдык. Мондый чаралар мөһим һәм кирәк дип саныйм, без һәм безнең балалар башка илләрнең мәдәниятен таный һәм кайбер халыкларның телләре охшаш, кухня, уен кораллары бертөрле диярлек булуын аңлый.

Кыргызстаннан Вероника Шәфыйкова сүзләренә караганда, ул үзен Башкортстанда өендәге кебек хис итә. Мине чиста урыс телендә сөйләшүе гаҗәпләндерде. Әтисе - кореяле, әнисе кырым татары икән. "Шулай булгач, мин үз кеше, дип әйтергә мөмкин. Башкортстанга кунакчыллык, уңай хис-кичерешләр өчен рәхмәт!".

- Миңа 72 яшь инде, һәм мин курыкмадым, вакциналандым һәм Бөтендөнья фольклориадасына килдем, аның турында моңа кадәр беркайчан да ишеткәнем юк иде. Хәер, яңгырашы буенча минем исемем сезнең төбәк атамасын хәтерләтә, - дип сөйләде, елмаеп, Албания кунагы Башким.

Ул Башкортстанга һәм анда яшәүче кешеләргә соклануын белдерде. Беренче тапкыр татлы чәк-чәк тәмләп караган, эссе көнне кымыз эчеп сусынын баскан.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: