+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 14:36

Борай Фольклориада кунакларын кабул итте, бәйрәм башлана!

Бүген Борай районы Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында җиде илдән кунаклар кабул итә. Әлеге сәгатькә алар исән-имин генә килеп җиткән дә инде.

Бүген Борай районы Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында җиде илдән кунаклар кабул итә. Әлеге сәгатькә алар исән-имин генә килеп җиткән дә инде.

Борайның "Танып" стадионы" бүген зур бәйрәм мәйданына әвереләчәк. Чагу концерт программасы көндезге сәгать 3тә башлана. Башта тамашачылар хозурына Борай талантлары чыгышы тәкъдим ителәчәк.

Аннары 16 сәгатьтә сәхнә Бөтендөнья фольклориадасы кунаклары карамагына тапшырыла. Палестина, Франция, Белоруссия, Көньяк Македония, Перу, Эквадор һәм Румыниядән килгән артистларның җыр-моңнарын, биюләрен түземсезлек белән көтеп калабыз.

Шул ук вакытта "Танып" стадионында Борай районы кул эшләре осталарының, һөнәрчеләренең зур күргәзмәсе эшли, милли ихаталар, фотозоналар җиһазланган. Бәйрәм кысаларында сабантуй уеннары да оештырылачак.

Фото: Венера Арсланова (alga-rb.rbsmi.ru)
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: