+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 21:23

Борай җирендә Фольклориада гөрләп узды

Бүген Борай VI Бөтендөнья фольклориадасы артистларын кабул итте. Җиде чит ил вәкилләре Борай тамашачыларына һәм чара уңаеннан бирегә җыелган кунакларга үз концерт номерларын тәкъдим итте.

Бүген Борай VI Бөтендөнья фольклориадасы артистларын кабул итте. Җиде чит ил вәкилләре Борай тамашачыларына һәм чара уңаеннан бирегә җыелган кунакларга үз концерт номерларын тәкъдим итте.

Бәйрәм "Танып" стадионында узды. Әлбәттә, борайлылар да сәхнә түреннән үзләренең җыр-моңнарын яңгырату, дәртле биюләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булды. "Асылъяр", "Сударушка", "Инфожо" вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары оркестры, "Дуслык" халык биюләре ансамбле чыгышлары көчле алкышларга күмелде.


Перу, Франция, Румыния, Белоруссия, Төньяк Македония, Палестина, Эквадор җырчылары һәм биючеләре тамашачыларга берсеннән-берсе чагурак концерт номерлары күрсәтте.

Чит ил кунаклары Борай җиренең гүзәллегенә соклануларын яшермәде, аларны аеруча башкорт тирмәсе кызыксындырды: ул нинди материалдан, ничек эшләнгән, аңа нинди бизәкләр салынган һәм башка сорауларны яудырды алар.

Киез итекләр басу, башкорт хатын-кызларының милли баш киемнәренә бизәкләр чигү, борынгы станокта келәм сугу буенча мастер-класслар да кунакларга бик ошады. Юшковларның агачтан сувенирлар эшләү остаханәсе дә аларда зур кызыксыну уятты.

Үз чиратында, Перу, Эквадор һәм Франция вәкилләре дә күргәзмәләрен тәкъдим итте.


Борай районының "Алга" гәзитенә биргән интервьюсында Перу бию коллективы әгъзасы Адриэля тәэссоратлары белән уртаклашты:

- Минем беркайчан да туган илемнән бу кадәр еракка киткәнем булмады. Башкортстанга килүемә бик шатмын. Миңа сезнең табигатегез бик ошады: тирә-як яшеллеккә күмелгән. Мөмкинлек булса, мин биредә тагын да күпмедер вакытка калыр идем.

Эквадордан килгән Хосе Дриад Башкортстанда ихлас, ачык йөзле кешеләр яшәвен, алардан мәрхәмәтлелек бөркелеп торуын ассызыклады, дип яза Венера Арсланова (alga-rb.rbsmi.ru)


Фото: Венера Арсланова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: